Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Инвестицияләребез янды, күп акчалар югалттык...»

Зәйнәб ханымны Ольга Бузова белән чагыштырганнар

Зәйнәб Фәрхетдинованы Ольга Бузова белән чагыштырганнар. Элегрәк аны Валерий Леонтьев белән дә чагыштырган булганнар, дип яза Интертат.

Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдә Казахстанда үткән бер концерттан видео урнаштырган. Әлеге видеода җырчы биюче егетләр белән татарча бии.

"Бик җитди видео булмаса да куям әле, сәхнәдә Сәмәй татар музыка сәнгать мәктәбен тәмамлаган баянчы уйнады, бик талантлы егет, бу – бер. Икенчедән, татар көйләренә тик торып булмый, гел биисе генә килә», – дип язган ул. 

Шушы пост астында бер тамашачы Зәйнәб ханымны Ольга Бузова белән чагыштырган. «Сез Ольга Бузова кебек күп эшли башладыгыз әле», – дип язган ул. 

Зәйнәб ханым белән элемтәгә кердек.

Сезне Бузова белән чагыштырганнар икән…

Әйе, тик ул бит шоумен, җырчы түгел. Үзе генә бөтен җиргә тыгыла, күренергә тырыша. Кызыклы персона ул, сүз юк. Бәлки, тышкы кыяфәтебездә дә охшашлык бардыр. Аннан соң ул миннән яшьрәк тә, аның энергетикасы көчле. Минем дә тик утырганым юк, энергиям ташып тора. Петросянның хатыны белән дә чагыштырганнар иде мине. Аннан соң Леонтьевка да охшатканнары бар. 

Бу тамашачы сезнең турында, Бузова кебек күп эшли башладыгыз, дигән. Сез бер мәлне «тын алып» торган идегез, шулай бит?

«Тын алу» кирәк, әлбәттә. Миндә дә булды андый чор. Ул финанс проблемаларына да бәйле иде. Инвестицияләребез янды, күп акчалар югалттык бервакыт. Катлаулы операция дә ясаткан идем, алты көн реанимациядә яттым. Аннан соң аякка басарга да вакыт кирәк булды. Шулай да бер дә тик тормадым, гел хәрәкәттә булырга тырыштым. 

Заманча аранжировкалы җырлар чыгардыгыз.

Беләсеңме, элегрәк яздырылган кайбер җырларымны яңача ишетергә теләдем. Инструментларның яңгырашы да үзгәрә бит. Бу – техник яктан алга китешләр барлыкка килү белән дә бәйле. Яңа алымнар белән эшлисе килә. Эзләнмәсәң, яңалыкка омтылмасаң, иҗат алга бармый ул. Аннан соң мин бертөрлелекне яратмыйм, гел прогресста булырга тырышам. 

Булды, башка җырлармыйм, дигән чакларыгыз бармы?

Минем алай уйлаганым юк, Зөфәр абыең гына тукталып торды. Тик барыбер киләчәктә ул да үз җырларын чыгарыр, концерт та куяр. Арыган чаклар була инде ул, әмма тавышым барда, сау-сәламәт булганда, җырларга исәп бар әле. Мин һәрвакыт «тере тавышка» җырлыйм. Арысам, чыгышларны киметәм, тик әле бер дә иҗат итүдән туктарга уйламыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев