Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Зинира Рамазанова: «Малай үстерү башкачарак икән»

Зинира узган ел май аенда икенче тапкыр әни булган иде

«Интертат» хәбәрчесе җырчы Зинира Рамазановадан гаилә һәм иҗат яңалыклары турында сорашты.

Зинира узган ел май аенда икенче тапкыр әни булган иде. Кечкенә Рияз инде тәпи киткән, йөгерә, ди. 

Балалар белән мәш киләбез. Кызыбыз быел 3 сыйныфка укырга бара, аны мәктәпкә әзерләп йөреш. Малайга 1 яшь тә 2 ай була. Яше тулганчы ук тәпи китте. Малай үстерү барыбер башкачарак икән. Холкын да күрсәтә, нәрсә кирәген дә аңлатып бирә.

Аннан улыбыз бик тә хайваннар ярата, мал җанлы. Ризатка: «Мин авырлы чакта кайларда йөрдем икән, нигә бу кадәр маллар ярата ул?» – дип көләм инде. Иртә торса да «му-у», кич ятса да «му-у». Әни фермада эшли. Аның янына барып, бозауларны күзәтә, бер тамчы да курыкмый. Уенчыклар да гел сыер, сарык, ат, кәҗәләр безнең. Аларны урамга алып чыга, өзеп, үлән ашата. «Әйдә, әйдә», – дип, куып алып кайткан була. Менә шундый нечкә күңелле малай булды әле ул. Шуңа күрә вакыт булган саен авылга кайтырга тырышабыз, – диде ул.

Декрет ялында булса да,  Зинира иҗаттан читләшмәгән.

 Бүгенге көндә яңа сезонга әзерләнәбез. Яңа костюмнар тектердек, яңа төркем тупладык. Быел Башкортстан, Себер якларында, Яңа елдан соң Татарстанда концертларыбыз көтелә. Илләребез, дөньяларыбыз тыныч булсын, иң мөһиме – чирләр килмәсен.

Тиздән яңа клип төшергә ниятләп торабыз. Тыелган мәхәббәт, кавыша алмаган парлар турында һәм бәхетле мәхәббәт турында ике җырыбыз бар. Аларның кайсына төшерәсен режиссерлар белән бергәләп уйлап бетерәчәкбез, – дип сөйләде Зинира.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев