Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Зәйнәб Фәрхетдинова пластик операция ясатканмы?

Җырчы бу сорауга нокта куйды

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Гадел әңгәмә» тапшыруында катнашты. Яңа чыгарылышта ул пластик операцияләр ясату турындагы сорауга нокта куйды.

«Пластик операцияләр ясатканым юк. Нинди пластик операция ясатыйм инде? Бөтенесе урынында», — диде ул алып баручы Гадел Әхмәтҗановның соравына җавап итеп.

Мондый операция турында Зәйнәб Фәрхетдинованың табиблар белән киңәшләшкәне булган. «Табиблар белән киңәшләшкәнем бар. Иртәрәктер. Сәхнәдә йөргән, телевидениедә, кеше күз алдында булган кешеләргә алтмышлардан соң, бәлки, кирәктер ул. Ләкин үзем андый карашта түгел», — дип өстәде җырчы.

«Беренчедән, мин куркам. Ул бер дә җиңел әйбер түгел бит. Тәвәккәлләп, курыкмыйча тотынган кешегә Аллаһ ярдәм бирсен. Афәрин, дип әйтәсе килә. Курыкмыйча тотынырга кирәк бит әле аңа», — диде Татарстанның халык артисты. Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев