Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Туган көн

Әгерҗедән тыл ветераны Фатыйма Садыйкова 95 яшьлек юбилеен каршы алды

Тумышы белән Иж- Бубый авылы кызы ул

Бала-чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килеп, ул чорларның авырлыгын үз җилкәсендә татый ул. Бик яшьли ятим калган Фатыйма үзләрен тәрбия иткән әбисе Хәйриямалга карышмыйча, колхозга эшкә керә, бар җанын-тәнен биреп яшь бозаулар карый. 

 

"Әбием иңемә бабайның тунын салып, билдән кысып буып куйды да, башкача булмый, кызым, тырышып эшләсәгез, тамагыгыз тук булыр, диде", -дип искә алды Фатыйма әби, күз яшьләрен сөртеп. 

 

"Әби үзе дә үҗәт, эш сөючән булды, безне дә бар эшкә дә өйрәтте. Кырыс булса да, гадел иде", – дип дәвам итте ул.

Зур сынаулар аша үткән яшьлегенең якты, матур көннәре дә күп була. 

Җор телле, җыр– биюгә, спектакльләр куярга бик оста була ул.

Яшьлек елларында үз тиңе Фатыйхны очрата. Язмыштыр инде, хәтта фамилияләре дә бертөрле була.

Кавышып, дүрт улга тормыш бүләк итәләр. Йөзләренә кызыллык китерми уллары, һәркайсы бу тормышта үз юлын таба.

Ни кызганыч, уртанчы уллары Раиф кына бу көннәрне күрә алмый. Фатыйх абый да бу якты дөньяда юк инде.

Фатыйма әбинең бүгенгесе дә шөкер итәрлек.

Уллары , килене - Әлфия, оныклары– оныкчыклары янәшәсендә матур гына гомер кичерә ул.

 

"Һәммәсенең хөрмәтен тоеп яшим, Аллаһыга шөкер. Бик тәрбиялиләр үземне. Әнә, Симферопольдә яшәүче оныгым Әсгать нинди матур чәчәк бәйләме җибәргән. Киленем Әлфия, оныкларым Дилә белән Дилбәр мул табын әзерләде", – ди Фатыйма әби. 

 

Үзең гомер бәйрәме белән тәбрикләргә килгән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равиль Бадахшинга да рәхмәт сүзләре яудырды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев