Хатын-кыз бәхете нидә ул?
Гаилләме...әллә эшме?
“Әнкәйләр безнең буынны “кияүгә чыккач хатын-кызның төп бурычы – ир, бала карау”, дип үстерсәләр дә, гүзәл затның эштән дә, ирдән дә бәхете булырга тиеш дип саныйм. Иртән атлыгып барырдай яраткан эшең, кичен сагынып кайтырдай гаиләң булуга ни җитә...”
ГАИЛӘМЕ... ӘЛЛӘ ЭШМЕ
“Замана хатын-кызы өчен беренче урында эше яки гаиләсе булырга тиешме” дигән соравыма район финанс-бюджет палатасы хезмәт ветераны Дамира ханым ИОНОВА әнә шулай дип җавап бирде. Әңгәмәдәшемә бу четерекле сорауны бирергә мине ике югары белеме булган бер яшь танышымның: “Нишләргә инде... Аптыраган... Эшем бик тынгысыз булса да ташлап китәсем килми. Ә ирем өйдә бала карап кына утырырга мәҗбүр итә. Югыйсә, гаиләмдә дә, эшемдә дә барысына да өлгерергә тырышам. Өйдә бала тәрбияләп, кухня, бакча эшләренә генә чумып яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Әллә... аерылырга инде”, – дип күз яшьләре белән сөйләве мәҗбүр итте.
– Бу яшь хатынга киңәш бирергә психолог булмасам да, аны кызганып куйдым. Бүген бала чүпрәкләренә чумып, ир күләгәсендә генә яши торган заман түгел. Ике югары белем алган яшь хатынның, әлбәттә, яраткан эшендә үзенең уй-хыялларын тормышка ашырасы, һөнәри белемен эшкә җигәсе, хезмәттәшләре белән аралашып яшисе килә. Яраткан коллективың булу – зур бәхет ул. Үзеңне тәрбияләүдә, һөнәри яктан үстерүдә коллектив зур көч уйный. Ире белән ничек тә алтын урталыкны табып, бу яшь хатынның гаиләсен дә саклап, яраткан эшендә дә калуын телим, – ди Дамира ханым.
ЯРАТКАН КЕШЕҢ, ЯРАТКАН ЭШЕҢ БУЛСЫН
Сүз артыннан сүз китеп, ул, лаеклы ялга чыгуына 15 ел узса да, үзенең яраткан коллективыннан бүген дә аерылмавына сөенеп туялмавы турында сөйләп, әңгәмәбезне дәвам итте.
– 20 елдан артык эшләгән коллективым элек тә, хәзер дә минем өчен бик кадерле. Һәр хезмәт коллективы да безнең кебек дус, бердәм, бер-берсенә ярдәмчел булсын иде. Бу, беренче чиратта, җитәкчегә бәйле. Мин эшкә килгән 1986 елда финанс бүлеген Энгель ага Мусин җитәкли иде. Аннан Альфред Бадахшин килде.
Икесе дә хезмәткәрләрне бертигез күрделәр, юкка-барга тавыш күтәрмәделәр, уртак тел таба белделәр, бердәм, дус коллектив тупладылар. Бездә көнчелек, гайбәт сөйләү булмады. Бер-береңә ихтирам, хөрмәт, шатлыкны да, кайгыны да уртаклашып, авыр чакта иң беренче ярдәмгә ашыгу язылмаган закон иде һәм бу хәзер дә шулай. Альфред Нәвитович пенсионерларга аеруча игътибарлы. Һәрчак хәлебезне белешеп, аның “проблемаларыгыз юкмы, кыенсынмагыз, теләсә кайчан мөрәҗәгать итегез“ дип торуы да пенсионер өчен зур шатлык бит. Ул, әнә шулай, яшь хезмәттәшләрдә дә ветераннарга карата хөрмәт тәрбияли. Шундый җылы караш, игътибар булгангадыр инде, без бер чорда эшләгән Әдилә Уразгилдәева, Раилә Мастикаева, Резидә Хәйретдинова коллективтан аерылмаган да кебек. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә генә түгел, без кайгыда да, шатлыкта да һәрчак бергә. Бигрәк тә якыннарыңны югалткач, җитәкчеңнең, хезмәттәшләреңнең иң авыр чакта янәшәңдә булуын тою бераз булса да җиңеллек бирә.
“Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла”, диләр бит. Хезмәт ветеранының яраткан коллективы, пенсионерлар турында кайгыртучан җитәкчесе турында шулай җылы итеп сөйләвен башка яшь түрәләр дә мыекларына чорнап куйсыннар иде. Дистә еллар эшләгән коллективың тарафыннан ветераннарга мондый караш гомер көзендә аеруча кирәк бит...
– Икенче гаиләм кебек булган коллективымны искә алуым юкка түгел. Хатынын эш бәхетеннән, коллективыннан аерып, йорт эшләренә генә чумдырырга тырышкан ир дә уйлансын иде. Замана хатыны гаиләсе һәм яраткан эше булганда гына тулы бәхетле була. Гүзәл затларыбызга шундый бәхет телим, – дип йомгаклады сүзен Дамира ханым.
Петр Васильевич (урыны оҗмахта булсын) белән гаилә бәхетен, финанс-бюджет палатасында эш бәхетен табып, тагын бер матур юбилеена килеп җиткән Дамира апага “гомерегезнең алтын көзе дәвамлы булсын әле”, дибез.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев