Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранына 95 яшь тулды
Туксан биш яшькә җитү – Ходай бүләге ул
Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветерананы Кадрия Гафаровага 95 яшь тулды. Мөхтәрәм ветеранга олуг юбилеен хастаханәдә каршы алырга туры килсә дә, ул төшенкелеккә бирелми.
“Балаларым, оныкларым, туганнарымның шалтыратып котлаулары, хәл белергә килүләре яшәү көче өсти”, – ди.
Тыл һәм хезмәт ветеранын район башлыгы исеменнән халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Альмира Зарипова котлап, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Кадрия Мулланур кызы гомере буе Әгерҗедә яши. Сугыш башланганда ун яшь кенә булуга карамастан, колхозга эшкә йөри. 1943 елда әтисе вафат була. Абыйсы Рәунак та фронтка китә.
– Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел узса да, ул чорың авырлыклары – хәтер сандыгымда, алар онытылмый, – дип истәлекләрен яңартты юбиляр.
Мәктәпне тәмамлагач балалар бакчасында эшли башлый, читтән торып Казанда педучилище тәмамлый. Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшеннән тиз генә китми.
– Мин тәрбияләгән балалар үзләре әби-бабайлар инде. Әмма онытмыйлар. Хәл-әхвәлемне белешеп торалар. Аларның хөрмәт итүләрен тою күңелгә җылылык өсти, – ди Кадрия апа.
Тормыш иптәше Зәкәрия белән бер ул һәм кыз үстергәннәр. 43 ел бергә гомер кичергәннәр. Кызганыч, уллары 49 яшендә вафат булган. Кызы Нурия Әгерҗедә төпләнгән. Кызы һәм оныклары Кадрия әбинең картлык көнендә олы таянычы.
– Бу яшькә җитү – Ходай бүләге ул, балалар. Картлыгымның хөрмәттә узуына сөенәм. Һәркемгә шундый бәхетле гомер көзе телим. Иң зур теләк: ил-көннәребез тыныч булсын, – диде Кадрия апа.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев