Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ветераннар

Атказанган укытучы, оста оештыручы

Алар арасында ут чәчеп торучы, үзе генә түгел, тирә-яктагыларны да яндырырга сәләтле булган куәтле энергиягә ия тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фәтхия апа ЗАРИПОВА да бар

Мәктәбемә киләм. Табигать тулысы белән җәй хөкеменә бирелгән: агачлар, үләннәр ямь-яшел... Шулай тирә-якны күзәтә-күзәтә мәктәп ишегенә юнәләм. Эчтә шау-шу, укучылар тавышы. Җәйге каникул башлануга карамастан, мәктәп гөр килә әле: укучыларның кайберләре мәктәп яны лагеренда, чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерләнә... Мәктәп тормышы кайный. Шул казанда бөтен барлыгым белән мин дә кайныйм. Әле ярый, укытучы булганмын. Әле ярый, тормышымда миңа остаз булырлык укытучылар очраган. Әнием Рәбига Мусина, беренче укытучым Рәшидә апа Сираева, сыйныф җитәкчем Гөлфидә апа Закирова, туган тел укытучысы Гүзәлия апа Исмәгыйлова... Алар арасында ут чәчеп торучы, үзе генә түгел, тирә-яктагыларны да яндырырга сәләтле булган куәтле энергиягә ия тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фәтхия апа ЗАРИПОВА да бар.

Фәтхия Нази кызы хезмәт юлын пионер, комсомол оешмалары гөрләп эшләгән елларда башлаган. Тәрбияви чаралар, югары әзерлекле бәйрәм кичәләре үткәреп, мәктәптә Зоя Космодемьянская исемендәге пионер дружинасы оештырып, аны 1974-1978, 1982, 1986 елларда районда иң алдынгылар рәтенә чыгарган, профориентация, хезмәт, тимурчылык, хәрби-патриотик юнәлешләрдә, сәнгать өлкәсендә уңышлы эш алып барган зур хөрмәткә ия, чын укытучы исеменә лаек шәхес ул! Аның күпьеллык эш тәҗрибәсендә Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан ил күләмендә "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын" девизы астында сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, тарихыбызны туплау, өйрәнү максатыннан, өйдән-өйгә йөреп, экспонатлар, фотосурәтләр, хатлар, документлар җыеп, истәлекләр язып алулары мәктәбебездә "Туган якны өйрәнү" музее һәм "Сугышчан һәм хезмәт даны" залына нигез сала. Музей эшчәнлеге укучыларда халкыбызның хезмәт, патриотик, туган илгә мәхәббәт традицияләрен тәрбияләүдә зур роль уйный.

Фәтхия Нази кызы – бик күпләрнең укытучысы. Ул белем биргән укучылар арасыннан ил, республика үсеше, яшәеше өчен әһәмиятле булган белемле, тәрбияле тулы бер буын үсеп чыккан. Гап-гади авыл мәктәбендә эшләп, фән эшлеклеләре, табиблар, укытучылар, журналистлар, хәрбиләр, юристлар, зур-зур хуҗалык, оешма җитәкчеләре, алдынгы игенче һәм терлекчеләр, завод һәм фабрика эшчеләре һәм башкаларны тәрбияләгән ТАССРның атказанган укытучысы бит ул!

Фәтхия Нази кызы укытучы гына түгел, оста оештыручы да әле. Ул башкаларны үз артыннан ияртә белә. Шуңадыр да, күптән лаеклы ялда булуына карамастан, авыл тормышында кайнавын дәвам итә. Аларның хезмәттәше Гүзәлия Габдрахман кызы белән берлектә оештырган "Ак калфак" бүлекчәсе – авылыбыз хатын-кызларының теләп йөри торган урыны. Ниләр генә эшләмиләр, нинди генә чаралар үткәрмиләр алар. Ә Фәтхия апа үзе бөтен бәйрәмнәрне дә көчле, моңлы тавышы белән җырлар башкарып бизи.

Ямьле җәй көнендә хөрмәтле ветеран хезмәттәшебез Фәтхия Назиевна үзенең зур юбилеен каршы ала. Кадерле әни, яраткан әби, сөекле дәү әби булып, балалар, оныклар, оныкчыклар бәхетенә куанып, саулык-сәламәтлек белән, ташып торган энергиягезне югалтмыйча, хәерле гомерләр кичерергә язсын Сезгә, хөрмәтле остазыбыз!

Гөлнур СИМАКОВА, Исәнбай мәктәбенең укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,

Гүзәл ЗӘЙНУЛЛИНА, ветеран педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев