Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Әгерҗе районындагы иң өлкән диңгезче хәзер дә актив яшәү рәвеше алып бара

91нче яшендә дә егетләрдәй җитез, тик торуны белми Фәйзрахман ага. Җәен бал кортлары янында мәш килә. Кәҗә дә асрыйлар. Зиратны тәртиптә тотуга өлеш кертә, мәчет сукмагына да тузан төшерми бай иманлы Ил агасы.

Тукай авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәйзрахман БОРҺАНОВ – районыбызның иң өлкән диңгезчесе дә әле ул.

Авыл һәм колхоз тарихын биш бармагыдай белүче, авылдашлары тарафыннан хөрмәтләп “аяклы энциклопедия” дип йөртелүче Фәйзрахман ага тормыш юлын, диңгезче булган чорын һәм хезмәт елларын альбомдагы фотосурәтләргә күрсәтә-күрсәтә барлап чыкты.

Тукай авылында туып-үскән Фәйзрахман 4 сыйныфны тәмамлагач та колхозга эшкә чыга.

  • Күрше авылга йөреп уку өчен кием дә, ашарга да юк. Әти 1942 елда сугышта хәбәрсез югалды.  Бер елдан мине укырга чакырырга килеп, нинди хәлдә яшәвебезнең күргәч, бүрек һәм сырма бирделәр. Шулай итеп, укуымны дәвам итү бәхетенә ирештем, – дип искә ала ул елларны Фәйзрахман ага.

Ватан алдындагы бурычын үтәргә чакырылгач, Төньяк флотка җибәрәләр аны. Кронштадта хәрби диңгез мәктәбендә белем ала. Баренц диңгезендә старшина званиесендә хезмәт итә. Корабльләрендә 350 диңгезче хәрби бурычын үти. Якташыбызның биш ел гомере, әнә шулай, диңгездә үтә.

Авылга кайткач йорт сала. Җәен комбайнда эшли, кышын фермада механик вазифасын башкара. Белем алу турында да онытмый яшь егет: читтән торып Алабугада авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, механик-оператор дипломы ала. Алдынгы сыер савучы Мәхмүдә белән гаилә коралар.

Лаеклы ялга чыкканчы колхозда механик булып эшли. Тырыш хезмәте лаеклы бәяләнә: “Фидакарь хезмәт өчен” медале янына “Почет билгесе” ордены да өстәлә. Хуҗалыкларында ике-өч сыер, күпләп сарык асрыйлар, умарта кортлары тоталар. Пенсиягә чыккач ат та асрый.

91нче яшендә дә егетләрдәй җитез, тик торуны белми Фәйзрахман ага. Җәен бал кортлары янында мәш килә. Кәҗә дә асрыйлар. Зиратны тәртиптә тотуга өлеш кертә, мәчет сукмагына да тузан төшерми бай иманлы Ил агасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев