Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ветераннар

Исәнбайда яшәүче бердәнбер тыл ветеранына медаль тапшырылды

Рәйсә апа Мухъяновага бүген икеләтә бәйрәм булды

Бүген район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдиев тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә Мухъяновага Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырдылар.
 

Ул -  Исәнбайның иң өлкән кешесе һәм бердәнбер исән тыл ветераны. Аңа узган ел 95 яшь тулды.

Рәйсә әбигә күз тимәсен: актив, телгә оста, сәламәтлегенә зарланмый. 

 

"Сугыш чоры балаларының кайсы гына дәһшәтле еллар вакытында үлән татып карамады икән?! Без – бер телем ипигә тилмереп үскәннәр бигрәк тә басу-кырлардан кайтып кермәдек", – дип искә ала үсмер елларын Рәйсә апа.


Яшь кычытканнан аш пешерү, аңа бәрәңге урынына кәҗә сакалын турап салу, ботка пешергәндә ат кузгалагы орлыгын кушу, юкә кабыгын киптереп, шуңа арыш өстәп он итеп тарттыру, кузгалак, кукы, балтырганнар ашау – барысы да ерак үткәндә калса да, шул чорлар искә төшкән саен күңеле тула өлкән авылдашымның.

«Чирәм борын төртүгә яланаяк йөри идек. Аның да сәламәтлеккә файдасы зур булгандыр", – ди Рәйсә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев