Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ветераннар

Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны тәбрик итте

Сезнең алда баш иябез!

Иж-Бубыйда яшәүче хөрмәтле сугыш ветераны Фәрит Җамалетдинов бүген  100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул 1921 елда Буа районында туган.

1941 елда егетне армиягә алалар. Башта Фәрит абый Адлерда, аннан Сочида 88 укчы тау полкында хезмәт итә.

Сугыш башлангач, сугыш юлын Минскида башлый. Тик аңа яу кырында нибары дүрт ай гына булырга туры килә. Яраланып, Фәрит абый әсирлеккә эләгә. Аны иптәшләре белән хәрби әсирләр өчен төрле лагерьларга күчерәләр. 1942 елда тоткыннар эшелоны Германиянең Бремен шәһәренә җибәрелә.

1945 елда инглиз армиясе тоткыннарны азат итә. Сугыш ветераны II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, «Германияне җиңгән өчен» һ.б. медальләргә лаек.

Бүген Фәрит Низамович кызы Фәния, оныклары Һәм оныкчыклары кайгыртуы астында яши.

Кадерле ветераннар, без һәрвакыт сезнең алда бурычлы булачакбыз. Тыныч күк йөзе өчен рәхмәтләрне бернинди дә сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. 

Сезнең алда баш иябез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев