Салагыш авылыннан Кафия апаның истәлекләрен күз яшьләрсез генә тыңлап булмый
Салагыш авылыннан Кафия апа Тукаевага әтисе сугышка киткәндә нибары 10 ай була
Кафия апаның истәлекләрен, язган шигырьләрен күз яшьләрсез тыңлап булмый.
– Җиңүне бәйрәм иткәч, әтиләр авылга, гаиләләренә кайта башладылар.
Күрше иптәш кызымның әтисе кайтты. Күрше - күлән, барыбыз да җыелышып , аларга хәл белергә кердек. Әтисе кызына бик матур, бөрчекле күлмәк алып кайткан иде. Бик кызыгып, мин дә " Минем әтине күрдеңме, ул да миңа шушындый матур күлмәк алдымы ?",- дип сорадым.
" Күрдем , кызым, икегезгә дә пардан алдык",- диде . Шул сүзләр мине канатландырды, шатландырды. И, әтине көткәннәрем, иртән торгач тәрәзәдән күзем алмый көткәннәрем, хәзер дә көтәм әле. ". Тик юк шул, юк , кайтмады әткәем" , - дип сөйләде авылдашым Кафия апа Тукаева.
1941 елның 31 маенда , табигате белән матур, дан тоткан Рыс авылында икенче бала булып дөньяга аваз сала, Кафия апа.
Бу көнне, бик шомланып каршы ала Галиәхмәт ага. Аның күңеле нидер сизә, нигездә нәрсәдер булыр кебек, ди ул.
Кафия апа тугач, өч атнадан сугыш башлануны хәбәр итәләр.
Галиәхмәт ага улы Илгизне, яңа гына туган кызчыгын, гаиләдәге һәр якынын калдырып, сугышка китә.. Сугыш озакка сузыла. Авылга хатлар килә, халык бар көчен фронтка багышлый. Азык- төлек, җылы бияләй, оекбашлар, кием - салым, барда фронтка диелә!
Сугыш вакытында , әбисе Гыйлмениса әнисе Зәкия тәрбиясендә үсә алар. Әтине күпме көтсәк тә, ул кайтмады. 29 яшендә , Ленинград янында барган сугышта батырларча һәлак була, ул .
Әнием Зәкия , безгә ятимлек ачысын күрсәтергә тырышмады. Колхозда ат, сарык, бозау карады, сыер сауды, көтү көтте.
Абыем Илгиз урта белем алганнан соң, Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлады. Германиядә хезмәт итте. Армия сафларыннан кайткач, әнием аңа бик матур, өр яңа баян алып бирде. Баянчы һөнәрен бик яратты ул. Үзе уйнады, җырлады. Рыс авыл клубында ,җитәкче дә булып эшләде. Бүгенгесе көндә , Түбән Кама каласында гаиләсе белән , матур гына гомер кичерә. Җәмәгате белән бер ул, бер кыз тәрбияләп, олы тормышка аяк бастырдылар, белем бирделәр. Үзенә быел 86 яшь тулды. Кәрәзле телефон аша, хәлләребезне белешеп торабыз. Балалары кунакка кайтып йөриләр.
Рыс мәктәбендә башлангыч сыйныфны тәмамлагач, Удмуртиянең Гөлширмә мәктәбендә урта белем алып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый ,Кафия апа. Ул осеменатор һөнәрен үзләштереп авылга кайта. Рыс авылында фермада сыер сава, бозау карый, кибеттә сатучы булып эшли.
Сугышка киткәнче әтисе Галиәхмәт ага да , сатучы булып, халыкка хезмәт күрсәткән.
" Әтием басып торган , сату саткан кибеттә, үзем дә халыкка хезмәт күрсәтәм ",- дип уйлаган , әтиемне сагынып елаган чакларым күп булды , ди авылдашым.
Әнием белән әбием бик тату , матур яшәделәр. 17ел бергә бер - берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп , безне тәрбияләп үстерделәр, олы тормышка аяк бастырдылар. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен, урыннары оҗмах түрләрендә булып, тыныч йокласыннар.
Әнием ,Зәкия гомерем буена тормышымда зур терәк, дус, якын кешем булды.
Ул , беркайчан үзенең күңелен төшермәде. Аның китап басарлык шигырьләре, мөнәҗәтләре бүген дә, сандык төбендә саклана әле.
Әтине сагынганда, моңланып җырлар җырлап, мөнәҗәтләр укып куя иде:
Үзем җырлыйм, үзем елыйм,
Үзем бөрлегән өзәм.
Кайгы күлләрендә йөзәм,
Сабырлар итеп түзәм.
Сөйкемле, тыныч, ипле, ярдәмчел, киң күңелле Зәкия әбине , без , яшь буын да, хәтерлибез әле. Аның турында авылыбызның , " Ак әбие" , дия идек.
Кафия апа белән бердәм , матур, бергә , тырыш хезмәт, көч белән, авылдашларны, күрше- күләнне сөендереп, сокландырып гомер итте алар.
Оныклары, уллары Рафаэль, Венера, Марс абыйларга тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырдылар, өчесенә дә, югары белем бирделәр.
Бүгенгесе көндә олы улы Рафаэль абый лаеклы ялда, гаиләсе белән Ижау каласында яши. Венера апа, Салагыш авыл мәктәбендә балаларга белем бирә, татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Кече улы Марс абый, Казанда. Матур гаилә корып, башкаларга үрнәк булып яши. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. Ул, авылыбызның горурлыгы!
Кафия апа, Салагыш авыл мәктәбендә 25 елдан артык пешекче, буфетчы булып эшләде. Ул пешергән тәмле ашлар, яшелчә салатлары , һаман да истә безнең.
Ачык йөзле, киң күңелле авылдашыбыз, Кафия апаны бик хөрмәт итәбез, аңа сокланабыз.
Аның өй эченә килеп кергәч, үзеңне бер әкияти дөньяда кебек хис итәсең. Берсеннән - берсе матур, төсле җипләр белән чигелгән, җәймә, келәм, мендәр тышлары, урындык япмалары, паласлар, сөлгеләр, ашьяулыклар, ак кошлар, төнбоеклар, һәм башкалар өй түрен бизи, күңелләргә матурлык өсти.
Рыс авылының җиләкле болыннарын, шомырт әрәмәләрен, төнбоеклы күлләрен, матур табигатен чигү үрнәкләренә салган ул. Үзе иҗат иткән шигырьләре дә, Рыс авылы тарихын, табигатен, кешеләрен сөйли аның.
Кул эшләрен бик оста башкара ул , бәйли, чигә, тегә. "Бәйләгән оекбаш, бияләнең саны юк," -ди .
Хезмәтне яраттым, тырышып, кул көчем белән тормыш көттем. Абзар тулы сарык, кош - корт асрадым, сыер саудым. " Кырмыска кебек , тырыш булдым",- ди ,Кафия апа.
Йорт җиренең чисталыгы, гөлләренең матурлыгы, бакчада үскән чәчәкләренең хуш исләре , тирә - юньгә нур чәчеп тора.
Бакчасында бәрәңге, җиләк - җимеш, яшелчә бик тиз өлгерә аның.
Урамнан узып барган авылдашларны, өенә чәйгә дәшеп, шул сый- нигьмәтләр белән , сыйлый да , әле үзе.
Менә шундый олы җанлы, киң күңелле, юмарт, ярдәмчел авылдашыбыз ,Кафия апа балаларына, оныкларына терәк булып, аларның шатлык һәм куанычларына сөенеп, авылдашлар, күршеләр, дуслар, якыннар белән аралашып, матур гына гомер итә.
2025 елның 31 маеда ,Кафия апа 84 язын , Җиңүнең 80 еллыгын каршы ала.
Ул - Ватан сугышының яшьтәше. Ул - сугыш чоры баласы.
Бу очрашуда ,Кафия апа белән бик озак сөйләштек, аралаштык, аның сөйләгәннәрен , күз яшьләрсез тыңлый алмадым. Ул , әле дә әтисе Галиәхмәт аганы , аның бөрчекле күлмәк алып кайтуын көтә төсле тоелды.
Саубуллашканда , килүемә рәхмәтләр белдереп, илебездә барган сугышларның туктавын теләп, әтисез үсү ачысын беркемгә дә татырга язмасын иде, дигән теләкләрен юллады ул.
" Минем сиңа бүләгем, күчтәнәчем булсын әле, "-дип , үзе чиккән, матур, ак төстә, пар мендәр тышлары бүләк итте, авылдашым ,Кафия апа Тукаева.
Ә мин Кафия апаны Әниләр көн белән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, матур һәм тыныч картлык, балалар һәм оныклар игелеге, без авылдашларны шулай сөендереп, матурлык , нур чәчеп , озын - озак гомер итүен телим!
Син ,авылыбызның сүнмәс нуры һәм кояшы, хөрмәтле Кафия апа!
Раилә Тимофеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев