Тирсәдә яшәүче тыл ветеранына юбилей медале тапшырылды
Кәримә Әмировага сугыш башланганда 14 яшь була
Бүген район башлыгы Ленар Нургаянов Иж-Бәйкидә туып-үскән, хезмәт еллары шунда узган, күп еллар инде Тирсәдә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Кәримә әби Әмировага "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы" юбилей медален тапшырды.
Аңа тыныч картлык, сәламәтлек теләде.
«Сезнең буын тормышның ачысын-төчесен күрде. Сынмадыгыз, нык булдыгыз. Рәхмәт сезгә», - диде район җитәкчесе.
Кәримә сугыш вакытында өлкәннәр белән бергә ашлык суккан, печән җыйган, урак урган, көлтә ташыган. Берара Пугачевода хәрби заводта эшләгән. Сугыштан соңгы елларда терлекчелектә дә. яшелчәчелектә дә хезмәт куйган.
Фронтовик Салих белән өч кенә ел яшәп калганнар: Салих сугышта алган яраларыннан 1950 елда вафат була.
Кәримә апа лаеклы ялга чыккач кызлары Нәзилә белән кияве Сәүбән тәрбиясендә яши. Ике ел элек Сәүбән абый да вафат була.
Кәримә әби тормышыннан бик тә канәгать. Әле шушы яшендә дә газета-журналлар, китаплар укый, телевизор карый, оекбашлар бәйли.
«Иң мөһиме, ил-көннәребез тыныч булсын», - дип теләде 97 яшьлек тыл ветераны һәм үзен хөрмәтләгәннәре өчен олы рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев