Әгерҗе районы Казанда якташлар өчен зур концерт оештырды
Залда алма төшәрлек тә урын юк иде
Кичә Әгерҗе районы Казанда якташлар өчен зур концерт оештырды. «Төньяк йолдызым син - Әгерҗе!» дип аталган чара Халыклар дуслыгы йортында узды.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Әгерҗе муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасының бөтен матурлыгын һәм колоритын тапшыручы бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Чара бик матур үтте. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде.
Башта күргәзмәләр, мастер-класслар, милли аш-су, күпмилләтле традицияләр һәм йолалар тәкъдим ителәчәк интерактив мәйданчыклар эшләде. Аннан соң зур сәхнәдә халык, фольклор, иҗат коллективлары катнашында Бәйрәм концерт программасы күрсәтелде.
Тагын да күбрәк фото һәм видеоларны монда кереп карагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев