Әгерҗе районында бик күпләрнең гомерен саклап калырга ярдәм иткән Яхъя бабай вафат
Яхъя бабай истәлегенә «Әгерҗе хәбәрләре»ндә басылган язманы тәкъдим итәбез
Әгерҗе районында бик күпләрнең гомерен саклап калырга ярдәм иткән Яхъя бабай вафат. Аны үләннәр белән дәвалаучы буларак беләләр иде. Яхъя бабай истәлегенә "Әгерҗе хәбәрләре"ндә басылган язманы тәкъдим итәбез.
Яхъя – аңа халык кушкан исем. Документларда Яйла Ишиков ул. Туган елы – 1926, документларда 6ны әйләндереп 9 дип язганнар. Хәзер 1929 елгы булып йөри. Язмышындагы мондый “алай түгел, болай ул“лар бик күп әле аның.
БИОГРАФИЯДӘН ЮЛЛАР
Яхъя абый Грузиядә туып-үскән, Үзбәкстанда яшәгән. 9 айлык чагында әнисе дөнья куйган. Әнисенең абыйсы Бекер гаиләсендә үсә малай. Репрессияләр башлангач, 14 яшьлек яшүсмерне лагерьга озаталар. 10 ел гомерен шунда уздырырга мәҗбүр була. Язмыш сынаулары моның белән генә бетми: 55 яшендә илләрендә чуалышлар башлангач, тормыш иптәше Наҗиянең әнисе янына –Уразай авылына күченеп кайта. 30 ел шунда яшиләр. Тормыш иптәше вафат булып биш ел ялгыз яшәгәннән соң Асия апа белән кавышып, Красный борга күченәләр.
УРМАН – ЯШӘҮ АЛАНЫ
Ул еллар сызган тормыш юлын салмак кына атлап, шаулы тормыш эчендә яши. Руль артында да – үзе. Язын, җәен, көзен урманга йөри. Шунда үлән, чәчәк, яфрак, тамырлар җыя. Аларны алып кайтып, юып, чистартып, киптереп, кичләрен иттарткычтан чыгарып, төнәтмәләр ясый. Алар турында мәгълүматларны өйрәнеп, аерым дәфтәргә теркәп бара. Аңа мөрәҗәгать итүчеләргә җентекләп барысын да аңлата. Килгән һәр кешене бик игътибар белән тыңлый. Ә килүчеләр бик күп аңа: Чаллы, Алабуга, Казан, Ижау, Оренбург, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород, Түбән Тагил, хәтта Якутиядән...
ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ
Шушы күп вакытны ала торган шөгыле өстенә, чын авыл тормышы белән дә яшиләр алар тормыш иптәше Асия ханым белән. Күп итеп сарык асрыйлар, бакча тутырып бәрәңге утырталар. Җиләк-җимеш агачлары күп, виноградка кадәр үстерәләр. Әстерхан чикләвеге, тут агачы, карга миләше, кизил үсә бакчаларында.
КИҢ КҮҢЕЛДӘ – БАЙ ИМАН
Яхъя абый беркайчан да тормыштан зарланмый, уфтанмый, Ходайга шөкер итеп, һәр нәрсәдән тәм табып матур итеп яши иде. Мәчет сукмагына да тузан төшермәде. Уразайда мәчет төзегәндә, зират коймалары яңартканда да аның булышлыгы зур була. Красный бордагы мәчет төзелешенә хәйриячелек ярдәме күрсәтә ул. Һәр көнне дога белән каршы алды..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев