Әгерҗедә Әнвәр Закировны искә алу кичәсе узачак
Уздыру урыны - Әгерҗе районы мәдәни мирас һәм тарих музее
Хөрмәтле Әгерҗелеләр һәм районыбыз кунаклары!
Сезне Әгерҗе районы мәдәни мирас һәм тарих музеенда узачак “Үзенчәлекле моң иясе” дип исемләнгән искә алу кичәсенә чакырабыз. Бу чара безнең якташыбыз, атаклы композитор, шагыйрь һәм рәссам Әнвәр Закировның тууына 95 яшь тулу уңаеннан оештырыла.
Кичәдә Әнвәр Закировның тормыш юлы, иҗаты һәм аның татар мәдәниятенә керткән өлеше турында сөйләп, иҗади тормышындагы матур мизгелләр искә алыначак. Әлеге чарада катнашу - безнең мәдәни мирасыбызны саклап калу һәм аны киләсе буыннарга җиткерү өчен бик мөһим!
Матур чарага рәхим итегез! Керү ирекле.
Уздыру урыны: Сәетов урамы, 8А йорты, Әгерҗе тарихы музее. Вакыты: 18 март, сәг. 11:00
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев