Бүген җирле шагыйрь Чыңгыз ага Мусинның тууына – 90 ел
Ул алты шигырь һәм “Әгерҗем – йөрәк җырым” һәм “Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр” китаплары авторы.
Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Әгерҗе районы Тирсә авылында туа. Балачагы Мордывыйда уза, шул авылның башлангыч һәм Тирсә мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, ул Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда шоферлык таныклыгы алгач, ул шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. Аның шигырьләрендә үзе күргән-татыган, башыннан кичергән тормыш чынбарлыгы, туган як кешеләренең күңел күзе аша уздырып гәүдәләндергән самими образлары, уй-хисләре, өмет-хыяллары, авыл тормышының мең төрле эш-мәшәкатьләре эчендә дә үзенә яшәү яме таба белгән шагыйранә күңеленең туган төбәккә, аның табигатенә, халкына булган чиксез мәхәббәте чагыла.
Чыңгыз ага “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасының да актив хәбәрчесе булды. Телефоннан шалтыратып та, иртүк редакциягә килеп тә хәлләребезне белә иде. Аныө шигырьләре бүген дә актуаль. Газета укучыларыбыз аларны укыйлар, яраталар.
БОЛЫН ЮЛЫ
Болын юлы борылмалы,
Аңкып тора чәчәк исе.
Чык җемелди таңда, томан
Хушбуй бөркеп киткән төсле.
Болын юлы бигрәк матур,
Чәчәкләргә күмелгәнгә,
Эш кайнаган юл буйлары
Дәрт арттыра күңелләрдә.
Болын юлы борылмалы,
Борылып аккан елга кебек.
Һәр түмгәге таныш миңа,
Яшьтән шушы юлда йөреп.
БИЕККӘ, БИЕККӘ ДӘШӘ…
Биеккә, биеккә дәшә
Канатлы хыялларым.
Мин бу җиргә, ахры, бер дә
Сокланып туялмамын.
Челтер-челтер чишмә ага
Таш-таулар арасыннан.
Күңелдә сагыш кузгала,
Юксынган бала сыман.
Мин кичә генә гүя бер
Дөньяны белгән бала.
Нигәдер сизелми үткән
Үрләргә менгән ара.
Табындым үрмә гөлләргә,
Сокландым гүзәлләргә.
Яшьлегем үтте үрләрдә,
Язмышым – үзәннәрдә.
ТОРМЫШ ТӘГӘРМӘЧЕ
Аңлап булмый әле һаман да,
Килеп кердек сәер заманга.
Килер көннәр серле, томанлы,
Язмышларга безнең уралды.
Арынмадык тәүге ярадан –
Язмыш сыный безне яңадан.
Без бит инде кат-кат сыналдык,
Тирләр белән җирне сугардык.
Күпме генә җәфа күрмәдек,
Тик исән без, әле дә үлмәдек.
Ипи диеп үлән ашадык,
Татар булып һаман яшәдек.
Тормыш әлифбасын өйрәндек,
Хәзер инде килеп терәлдек.
Тормыш тәгәрмәче чигенә,
Әйләнә ул никтер кирегә.
Әүвәлгегә кайтып барабыз,
Юк шул инде бүтән чарабыз.
Күпне күрдек, шуңа күрә без
Яшәү серен яттан беләбез.
Сыер диеп кәҗә саварбыз,
Яшәү өчен әмәл табарбыз.
Атлар бетсә, үгез җигәрбез,
Авырлыкны шулай җиңәрбез.
Ыштан тузса ямап киярбез,
Чабаталы кызлар сөярбез.
Салам белән түбә ябарбыз.
Барыбер берәр әмәл табарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев