Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Якташлар

90 яшен тутырган Гөлҗиһан Зыятдинова 75 мең сум акчалата бүләк алды

Бәхетле әбинең зур куанычы

Девятерняда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гөлҗиһан Зыятдинова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. 

Кадыбашта туып-үскән кызның әтисен сугыш тартып алган. Кечкенәдән үк тормыш йөген тартырга туры килә. Бәләкәй чана белән урманнан утын ташыганнары хәзер дә исендә аның. 

Сугыштан җиңү яулап кайткан Девятерня егете Минһаҗетдин белән гаилә корып 64 ел матур гомер кичерәләр, ике кыз үстерәләр. Башта колхозда төрле эшләргә йөргән Гөлҗиһан урман хуҗалыгында “лесокультурница“ булып лаеклы ялга чыга. Дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы – бәхетле әбинең зур куанычы. 

Матур теләкләрен, олы рәхмәтләрен якыннарына гына түгел, даими игътибарлары өчен Девятерня җирлеге һәм мәктәбе җитәкчеләренә, укытучыларга һәм укучыларга, ил җитәкчеләренә, Минһаҗетдиненә фатир биргән хөкүмәткә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 мең акчалата бүләк биргән ил башлыкларына да еш кабатлый ул.

Олуг юбилее белән район башлыгының котлауларын җиткергән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка һәм Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Юсуповка да эшләрендә уңышлар теләп озатып калды әбекәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев