Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Якташлар

Динара Әхмәтова-Миннекәева: Безнең өйдә балалар китабыннан да күп нәрсә юк

«Безнең балалар китап ярата»,- ди Динара

Хәзерге телефон, планшет, смартфон заманында “балам “үлеп” китап ярата”, дигән сүзләрне бик сирәк әти-әнидән генә ишетергә була дисәм, сез дә килешерсез, мөгаен. Ә менә башкалабызда яшәүче Көчек авылы кызы, ике бала әнисе Динара ӘХМӘТОВА-МИННЕКӘЕВА нәкъ менә шулай ди.

Моның шулай икәнлеген мин Вконтакте социаль челтәрендә 1-21 июльдә барган “Әдәби марафон”да күреп тә инанган идем. Әнисе 9 яшьлек улы Динарның  21 көн дәвамында  укыган китапларыннан өзекләрне дәфтәр битенә ручка белән язганын фотога төшереп үз битенә куеп барды. 

– Гадәттә, бу марафонда урта-өлкән яшьтәгеләр катнаша, ә Динар әле өченче сыйныфка гына бара икән. Нәни улыгыз ничек “Әдәби марафон”га кушылып китте?

– Динар китап укырга яратучылар марафонында үзе теләп икенче тапкыр катнашты. Аңа “теге яки бу конкурс була, катнашасыңмы, улым?” дип бер әйтү җитә. Ул шунда ук “әлбәттә!” дип җавап бирә. Узган ел мин аңа “Әдәби марафон” турында сөйләдем дә, ул “мин дә китап укырга яратам бит, катнашыйм әле”, диде сөенеп. Быел исә җәйге марафонны үзе көтеп алды. Укытучы апасы каникулга биргән китапларны уку – аның өчен закон. Марафон барышында Динар, әлеге исемлектән тыш та китаплар укып, көн саен үзенә охшаган өзекләрне дәфтәр битенә язып барды. Аннан “әнием, тизрәк фотога төшереп үз битеңә куй инде”, дип аптырата башлый инде. Кичләрен йә машинада барганда без аның белән укыган китаплары буенча фикер алышабыз, бәхәсләшеп тә алабыз. Элегрәк укыган китабы буенча рәсемнәр дә ясарга ярата иде.

– Динара, хәзер күп әти-әни сабыена туу белән телефон тоттырган заманда ничек Динарны шулай телефонсыз тәрбияли аласыз?

– Улыбыз икенче сыйныфны бишлегә генә тәмамлаган уңайдан әле быел гына беренче тапкыр телефонлы булды. Мин дә, әтисе дә ике балабыз тугач та аларга әкиятләр сөйли, китап укый башладык. Безнең өйдә хәзер балалар китабыннан да күп нәрсә юк. Бәлки ышанмассыз да, көлке дә тоелыр, безнең фатирда – әлегә кадәр авылдан әнкәйдән килгән интернетсыз сәвит чоры телевизоры. Без моны балалар интернетка кереп теләсә нәрсә карамасыннар өчен эшләдек.

Алар кечкенәдән билгеләнгән сәгатьләрдә генә телевизордан Шаян-ТВны, кайчак Карусельне карыйлар. Хәзер әтисе телефонны да берничә сәгатькә генә бирә. Динар Казандагы Милли китапханәгә йөрергә ярата. Китапларны үзе сайлап ала. Каникулда укырга биргән китаплар өчен махсус дәфтәр ачып, анда кыскача эчтәлеген, үз фикерен язып бара. Китап кибетенә кергәч тә аны тиз генә алып чыгып булмый. Ул сайлаган китапларга акча кызгану юк бездә. “Салават күпере”, “Сабантуй” журналларын, хәтта “Чаян”ны укырга ярата. Хәзер “Ялкын”га тартыла башлады. 

– Сине “телсез” калып тыңлап торам, хәзерге заманда шундый балалар да бар икән дип. Динарда китапка шундый мәхәббәт сездән киләдер ул...

–    Әти-әни кулыннан телефонын төшермәсә, китап укымаса, өйдә рәсемле китаплар булмаса, сабый да шул телефонга үрелә инде. Мин үзем – китапка мөкиббән киткән әни. Әтиләре Рәфыйк әдәбияттан ерак һөнәр иясе булса да, “егылып” татар әдәбиятын укый. Аңа яңа чыккан китапларны ташып та өлгерә алмыйм кайчак. Кичләрен ике баланы ике ягына утыртып, бергә китап укулары, фикер алышулары, бәхәскә кереп китүләре дә – иң яраткан шөгыльләре. Әти-әни укыса гына бала китапка тартылачак. Үзең кич буе телефонда утырып, баланы мәҗбүри китап укытып булмый ул. Сабый күңелендә китапка кызыксыну уяту әти-әнидән килә, – ди Динара.

...Дөрес сүзгә җавап юк. Гаиләдә кичләрен бергә китап уку, фикер алышу әти-әни белән бала арасын якынайта да, җылы мөнәсәбәтләр дә уята бит әле ул. Китап укыган бала гыйлемен арттыру белән бергә уйланырга, матур итеп үз фикерен башкаларга җиткерергә, дөрес язарга өйрәнә, хәтерен дә яхшырта. Ә сез балагыз, оныгыгыз белән бергә китап укыйсызмы?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев