Фәнил һәм Зөбәрҗәт Шагиевлар Алтайда: 20 көндә 9500 чакрым юл узганнар
Курыксаң – эшләмә, эшләгәнсең икән, курыкма
Газетабызга яхшы таныш автотуристлар Фәнил һәм Зөбәрҗәт ШАГИЕВлар быел Алтайның Кату-Ярык үткеле, Бегемот бусагасы, серле Чулышман үзәне һәм Гейзер күле кебек күренекле урыннарында булып кайтканнар. Чираттагы сәяхәтләрен үзләре өчен алар иң катлаулысы дип исәплиләр. “Әмма без күргәннәрдән иң кызыклысы да шул”, – ди Фәнил.
Газета укучыларның исенә төшерәбез: сәяхәтче Шагиевларның юллама буенча унике илдә булганнары бар. “Үз юллары белән” барган сәяхәтләрен Фәнил белән Зөбәрҗәт тагын да истәлеклерәк дип исәплиләр. Алар үз автомобильләрендә Төркиягә, аннан Байкалга кадәр барып җиттеләр. Быелгы сәфәрләре – Алтайга.
– Дөресен генә әйткәндә, быел ахыргы тукталыш Монголия булырга тиеш иде. Юл уңаенда Казахстанга да керергә теләдек. Пандемия аркасында әлеге илләрнең берсенә дә кертмәделәр, – ди Фәнил.
Әмма аларның сөйләүләреннән, фотоларыннан, видеосюжетларынан күренгәнчә, Монголиядән башка да җитәрлек тәэсирләр туплый алганнар.
Иң элек бераз фикерләп алыйк. Алтай крае һәм Алтай республикасы – бер үк түгел. Башкаласы Барнаул булган Алтай крае көнбатыштарак урнашкан, ә Горно-Алтайск башкалалы Алтай республикасы аннан көньяк-көнчыгышта урын алган. Алтай крае – тигезлекле, далалы һәм урман далалы территория. Алтай республикасы – таулы. Себернең 4,5 чакрымнан биегрәк Белуха ноктасы нәкъ биредә урнашкан.
– Без Монголиягә кадәр 990 чакрымга сузылган данлыклы Чуйский тракты буйлап хәрәкәт иттек. Андагы юлларның яхшылыгы! Әлеге тракт бик күп тармаклы. Алтай республикасының күренекле урыннары белән танышу өчен без шуларга кереп йөрдек, – дип сөйли Фәнил.
Беренче тукталышлары – Алтай крае губернаторы, Россиянең атказанган артисты Михаил Евдокимов һәлак булган урынга куелган истәлек ташы. Биредә һәрчак – чәчәкләр, диләр. Аннан – Сростки авылы һәм Алтай краеның тагын бер хөрмәтле герое – Василий Шукшин.
– Язучыга куелган һәйкәл тәэсирләндерә! Ташка утырган Василий Шукшин, әйтерсең, тере. Гади, уйга чумган... Карашы биредән уч төбендә кебек күренеп торучы туган авылына төбәлгән. Оныкларыбыз Тимур һәм Илдар өчен бик тәрбияви мизгелләр булды ул, – дип дәвам итә Фәнил.
Тулаем алганда, Фәнил белән Зөбәрҗәтне аларның үз геройларын ничек хөрмәтләүләре сокландырган. Бөтен җирдә – сугыш ветераннарының йөзе сурәтләнгән баннерлар, диләр алар.
– Җирле халыкның йомраннарга мөнәсәбәте дә гаҗәпләндерде, – дип кушыла Зөбәрҗәт. – Әлеге дала җәнлекләрен бөтен җирдә дә күрергә була. Сугыш елларында йомраннар җирле халыкны ачлык һәм салкыннан коткарып калганнар дип сөйлиләр. Халык йомран итен ризык буларак файдаланган, ә тиресеннән кием теккән. Туристлар, машина тизлеген киметмичә, аларны таптатып үткән чакта халык бик
ачулы карый.
Алар өч тау үткеле аша үтәләр. Болар – Семин, Чике-Тан һәм Улаган үткелләре. Әмма болар, планетаның иң куркыныч үткеле Кату-Ярык белән чагыштырганда, берни түгел, диләр алар. Бу классик серпантин түгел, ә тау битендәге тугыз элмәкле зигзак-төшү юлы. Биеклеге – 900 метр. Төшү юлының озынлыгы – 3,5 километр.
– Бу – Чулышман үзәненә иң туры юл. Әйләнеп узганда 200 чакрымлап булыр. Шуңа күрә алтайлылар һәм экстремаллар упкын өстендәге шушы юлдан үтә. Күп туристлар баш тарта. Каршыга килгән машиналарны уздыру өчен борылышлардан, “кесә” булган урыннардан гына файдаланырга була. Кайбер борылышлар шуның кадәр текә, машина белән артка чикмичә борылу да мөмкин түгел, – дип сөйли Фәнил. – Чулышман үзәненең һәм Кату-Ярык үткеленең матурлыгы турында мин сәяхәткә кузгалганчы ук укыдым. Әмма бу хакта Зөбәрҗәткә берни дә сөйләмәдем. Чөнки аның ризалашмаячагын белә идем. Сәяхәт вакытында гына әйттем. Әлбәттә, мин аны һәм оныкларыбызны үткел аша башка машинага утыртып җирле тәҗрибәле шофер белән дә җибәрә ала идем. Әмма алар “бергә яхшырак булыр”, диделәр. Дөресен әйтим: әлеге тар ташлы юл буйлап узганда юл буе белгәннәремне укыдым...
Иң кызыгы: 1989 елга кадәр биредә тар гына кәҗә сукмагы булган. Аннан күп кешеләр упкынга төшеп киткән. Алтайлылар аны хәзер дә “елан юлы” дип атап йөртәләр. Шаһиевлар бу уңайдан җирле халыктан ишеткән бер хәлне дә искә алдылар. Бер гаиләдә бала авырып китә. Йорт хуҗасы эштә була. Әнисе, сабыйны атка утыртып, әлеге “кәҗә” юлы буйлап хастаханәгә китә. Ярты юлда ат сөрлегә дә бала упкынга төшеп китеп һәлак була. Шул чакта гаилә башлыгы юлны киңәйтергә карар кыла. Моны эшләү өчен биш ел вакытлары китә.
– Юлны киңәйткән Аркадий, Анатолий, Виктор Ухановлар хөрмәтенә истәлек билгесе куялар. Анда Чыңгыз ханның мондый сүзләре язылган: “Курыксаң – эшләмә, эшләгәнсең икән, курыкма!” – дип сөйли Зөбәрҗәт. Әлеге сүзләр аларның үзләренең дә девизына әверелгән кебек тоела.
Чулышман үзәне аларны матурлыгы белән таң калдыра. Яшел бәрхет тау битләре, чәчәк атучы болыннар, зәңгәр күлләр, шарлавыклар, матурлыгы белән әсир иткән кояш чыгу һәм кояш бату вакытлары... Ачык һавада биш көн булалар алар. Алтайның шифалы һавасын сулыйлар, палаткада йоклыйлар, ризыкны учакта әзерлиләр, керне чип-чиста тау елгасында юалар.
Цивилизация турында берничә сүз. Чулышман үзәнендә кешеләр электрсыз, газсыз, элемтәсез яшиләр. Аның каравы, табигать белән бербөтен булып. Төп шөгыльләре – терлекчелек. Үз-үзләренә бикләнгән, артык сөйләшергә яратмучы халык туристларны да бик өнәп бетерми. Алардан соң пычрак кала, диләр.
– Турист туристка охшамый. Әйтик, без үзебездән соң һәрчак чиста итеп калдырабыз, – диләр Шаһиевлар.
Ә менә үз артларыннан чүп-чар калдыручылар белән аларга, чыннан да, очрашырга туры килгән. Әйтик, искиткеч гүзәл Телец күле ярында матурлыкны бозучы чүплеккә юлыккач, шунда ук кәефләре төшә аларның...Әмма бу гына әлеге якларда алган тәэсирләрен киметә алмый.
Алда аларны тагын мавыктыргыч очрашулар көтә. Шуларның берсе – Чуя елгасына урнашкан Бегемот бусагасы. Ул берничә баскычтан тора. Ни өчен Бегемот дип атала соң?
– Судан чыгып торучы ташлар бегемотларның танауларын хәтерләтәләр, – дип сөйли Фәнил. – Әлеге бусагада тизлек бик югары, шуңа аны иң катлаулылар категориясенә кертәләр. Шунда ук үзенчәлекле борылыш та бар. Озын сүзнең кыскасы, Бегемот аша һәркем дә чыга алмый. Хәтта андагы агач күпер аша автомобильдә чыгарга да киңәш итмиләр. Әмма без чыктык.
Алар нәкъ агызу урынына туры киләләр. Шунда ук яшүсмерләрне дә күреп гаҗәпләнәләр.
– Малайларның таш араларында ничек оста идарә итүләрен мин хәтта видеога төшердем, – ди Фәнил.
Алар Чуя елгасын зәңгәрле-яшелле төстә күрү бәхетенә дә ирешәләр.
Тагын бер гаҗәеп күренеш – Гейзерлы күл.
– Аны башкача “җир күзе” дип атап йөртәләр, – дип сөйли Зөбәрҗәт. – Әлеге күлнең серле төбендә гейзерлар җанлана һәм алар өскә зәңгәрсу балчык ыргыталар. Шул рәвешле, су өстендә күзгә охшаш формалар барлыкка килә. Әлеге күлнең суы ачык зәңгәр төстә.
Алар Марста да булалар. Әйе, әйе, нәкъ менә Марста. Марс тавының кыялы һәм кратерлы өслеге нәкъ менә әлеге кызыл планетаның өслеген хәтерләтә, диләр.
Аларны Актру тавы боз бассейны аша агып баручы бозлыклар да шаккатырган.
– Кояшта ялтырап ятучы әлеге бозлыклардан күзне алу мөмкин түгел, – ди Зөбәрҗәт.
Табигать могҗизалары белән беррәттән Әгерҗе сәяхәтчеләренә кулдан ясалган могҗизаларны күрү дә насыйп була. Болар – курганнар, таштан ясалган фигуралар, кыяларга төшерелгән рәсемнәр. Аларның күбесе төрек кабиләләреннән калган, диләр.
– Алтайда атамаларның да күбесе төрекчә: Кату-Ярык, Кош-Агач, Акташ Аккүл, Актру, – ди Фәнил. – Шуның белән бергә православиегә кагылышлы изге урыннар да очрый. Әйтик, Патмос утравында православие чиркәве бар. Аңа бару уңаенда ташка уелган иске Раштуа бәйрәме иконасы очрый.
Шаһиевлар сәяхәттә 20 көн булалар. 9500 чакрым юл узалар. Шуның 2 мең чакрымы – ташлы юлдан. Фәнилнең коллекциясе тагын алты таш белән тулылана.
– Шоферлар минем белән килешер: ташлы юлдан бару бик тә катлаулы. Моңа кадәр булган сәяхәтләрнең берсе дә күңелдә бу кадәр уелмаган иде әле. Өйгә кайткач та ике атналап төшемдә ташлар буенча барганны күрдем, – дип елмая Фәнил. – Әмма Алтай краена барганыбызга һич кенә дә үкенмибез. Чыннан да, гаҗәеп истәлекле һәм тарихи яклар.
Екатерина САМСОНОВА
Фотолар Шаһиевларның гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев