Әгерҗе кызы Рәсилә Фәттахова магистратураны Германиядә уза
Рәсилә кебек белемле яшьләр - Татарстанның өмете
Беренче гимназияне тәмамлаган Рәсилә Фәттахова өчен уку елы Германиядә Лейпциг шәһәрендә башланды.
Ике медаль белән тәмамлаган мәктәптән соң, ул чит телләр факультетын гына түгел, КФУда халыкара мөнәсәбәтләр факультетын сайлап ала. Чөнки монда тарих та, сәясәт тә, дипломатия дә, Европа перспективалары да бар.
Баклавриатның 4 курсын бетергәч, Рәсилә, әлбәттә, тукталып калмаган. Үзен чит илдә магистратура узарга мөмкинлек бирә торган Лобачевский исемендәге стипендия конкурсында сынап карый һәм җиңә!
Рәсилә үз Instagram аккаунтында « ... Мин Лейпцигта, мин монда нәрсә эшлим? - магистратурада укырга килдем, ни өчен Германиядә?- чөнки биредә уку өчен стипендия оттым, мин монда озаккамы? - ел ярымга. Кыскасы, университет тормышына тагын бер кат керергә вакыт! Ә нинди тормышка.» дип яза.
Без аңа намус белән магистратурасын тәмамларга һәм туган ягына исән-имин әйләнеп кайтырга телибез. Рәсилә кебек белемле, креатив, максатчан яшьләр - Татарстанның өмете.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев