Әгерҗедән якташыбыз Алабугада башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде
Аңа эшендә уңышлар телибез
Кичәге сессиядә ТР Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр.
Бу вазифаны Ленар Нургаяновка тапшырдылар, дип яза район басмасы. Моңа кадәр ул әлеге шәһәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкарды.
2018 елда якташыбыз Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Алабуга районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләде.
Ленар Нургаянов Әгерҗе районында туган. Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Авыл хуҗалыгында эшләү тәҗрибәсе зур. Ул ТР Президентының Мактау грамотасы, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Әгерҗе районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Өйләнгән, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев