Әгерҗегә Мәскәүнең нәкъ үзеннән кунак килде
Туган тел сагында
Әгерҗегә кунак килде. Кайдан дисезме? Мәскәүнең нәкъ үзеннән! Буш кул белән түгел, машинасына бүләкләр төяп. Әйдәгез кунакның үзе белән танышыйк әле.
Рөстәм Фәиз улы ЯМАЛИЕВ. Тумышы белән Минзәлә якларыннан булса да, тамырлары Салагыш, Исәнбайга барып тоташа. Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Җитәкче урыннарда эшләгән. Егерме еллап Мәскәүдә Татарстанның элекке җитәкчесе Фикрәт Табеев оештырган Татар штабын җитәкли. Штабның төп максаты – Мәскәүдә яшәүче, укучы төрле яшьтәге татарларны берләштереп, милләтебезне, телебезне, йолаларыбызны саклау, киләчәк буыннарга тапшыру. Штаб берничә бүлекчәне берләштерә: татар яшьләре, татар табиблары, татар офицерлары һәм танылган якташыбыз, дипломант Йолдыз ага Хәлиуллин җитәкләгән татар аксакаллары шурасы. Мәскәүдә татарлыкны саклап калу өчен әнә шундый зур эш оештыручы Рөстәм әфәнде Татарстан түрәләре, артистлары, язучылары белән тыгыз элемтәдә эшли. Башкалада яшәүче йә укырга киткән якташларыбыз да, бу штабка килеп, анда үзләренә милли мохит, яңа дуслар таба ала.
Рөстәм Ямалиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстанның унлап районы буенча эшлекле сәфәргә чыкты. Безнең районны сайлавы очраклы түгел, әлбәттә. Җае чыккан саен әби-бабаларының туган ягына кайтып килергә тырыша ул. Кызганыч, пандемия булу сәбәпле, бу милләт җанлы җитәкче белән Әгерҗедә зур аудитория җыеп булмады. Китапханәдә радиотапшырулар җитәкчесе Гөлия Закирова оештырган очрашу җылы, эчкерсез, ихластан булды. Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы бүлекчәсе җитәкчесе Марс Гатауллин, чын татар балалары тәрбияләү өчен җан атып йөрүче укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре “милләтебезне, телебезне саклап калу өчен ни эшләргә?” дигән бик тә актуаль сорауга җавап эзләделәр. Рөстәм әфәнденең Мәскәү татарлары белән берләшеп эшләү тәҗрибәсе безгә дә үрнәк.
– Кавказ халкының бер-берсе белән очрашкач, урыс телендә аралашканын бер дә күргәнем юк. Ә безнең татар?.. Шуңа без штабка килгән һәр татарга фәкать туган телдә генә аралашу бурычы куябыз. Аралашу фәкать урыс телендә генә булган зур мегаполиста бу бик кыен. Шунысы сөенечле, әкренләп өйрәнәләр, үзләренә дә ошый татарча аралашу. Күренекле татарлар, язучылар, артистлар, танылган эшмәкәрләр белән очрашуга татар яшьләре дә бик теләп киләләр. Аларга аулак өй кичәләре дә бик ошый. Яшьләр арасында татар гаиләләре коручыларның арта баруына аеруча сөенәм, – ди Рөстәм әфәнде.
Мәскәү кунагының милләтне, телебезне саклау буенча районда башкарылган эшләр турында да ишетәсе килде. Безнекеләр, үз тәҗрибәләре белән уртаклашу белән бергә, җан авазын да җиткерделәр.
Наилә ХАРИСОВА, мәгариф ветераны:
– 1нче гимназиядә татар сыйныфлары өчен без дә көрәшеп карадык. Мәктәп кенә татар сыйныфларын саклап кала алмый. Татар теленә ихтыяҗ булмагач, ата-ана баласын татар сыйныфына бирми. Дәүләт күләмендә туган телгә ихтыяҗ булмау бик кызганыч...
Әлфинә РИЗВАНОВА, 1нче гимназия укытучысы:
– Районыбызның яңа җитәкчесе Азат Вәлиев безнең гимназиягә беренче килүендә үк иң әүвәл “сездә татар телен укыту ничек оештырылган?” дигән сорау биргәч, хәтта күңел тулды. Чөнки моңа кадәр бер генә җитәкчедән дә мондый сорау ишеткән юк иде. Якын киләчәктә татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашында Азат әфәнде белән очрашу оештырылуын телибез. Чын күңелдән сөйләшеп, фикер-тәкъдимнәребезне җиткерәсе килә. Татар телендәге мәдәни чараларны, милли бәйрәмнәребезне китапханәләрдә генә түгел, зур мәйданнарда үткәреп, татарның көчле, талантлы халык икәнен күрсәтергә кирәк. “Алмалы” лагеренда сәләтле татар балалары өчен аерым смена оештырылсын дигән теләгебез дә бар. Яңа җитәкчебез бу эшкә алыныр, боз кузгалыр дигән теләктә калабыз.
Мәскәү кунагы әгерҗелеләрне үзе җитәкләгән штаб белән аралашып, тыгыз элемтәдә эшләргә өндәде. Рөстәм әфәнде кирәк чакта ярдәм кулын сузарга да әзер. Бу юлы да ул буш кул белән килмәгән. Китапханәләргә халык сорый торган татар китапларын сатып алу, мохтаҗ гаиләләргә “Әгерҗе хәбәрләре”н яздыру өчен 25000 сум акча бирүен әйтеп сөендерде. Очрашуда катнашучыларга да китаплар тапшырды.
Аның сәфәре игелекле гамәлләр белән дәвам итте. Мәчетләргә 450 литр сок, “Наз”приютындагы балаларга спорт киемнәре, уку кирәк-яраклары, тәмле сулар тапшырды.
Мәскәүдән килеп, Татарстандагы милләттәшләргә әнә шундый игелекле гамәлләр кылып киткән милләтпәрвәр, татарның газиз улы Рөстәм әфәндегә мең рәхмәт!
Рәмзия ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев