Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Якташлар

Иске Эсләк егете Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби техника парадында катнашты

Гомер буена истә калачак

Иске Эсләк егете Ильяс ЯМАЛИЕВ Ростов-на-Донуда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылган хәрби техника парадында катнашты.

–    Беренчедән, мин Җиңүнең 75 еллыгы зурлап бәйрәм ителгән елда солдат бурычымны үтәвемә сөенсәм, икенчедән, бөтен ил халкы көтеп алган тантаналы парадта катнашуым белән бәхетле, – ди Ильяс. 

Якташыбыз хәрби хезмәткә узган елның июлендә алына. Омскида һава-десант гаскәрләрендә “учебка“да була. 

–    Өч айда ике тапкыр парашюттан сикердем. Бик ошады, – ди Ильяс. 

Аннан Ильясны Новороссийскига күчерәләр. 

–    Әнием Әлфирә егет кеше армиядә булырга тиеш дип үстерде мине. Шуңа кечкенәдән үк солдат булырга хыялландым. Бурычымны тиешенчә үтәдем дип уйлыйм, – ди Ильяс. 

Авыл егетенең солдат хезмәте шуның белән дә гомер буена истә калачак, ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби парадта да катнашты. 

–    Ростов-на-Донуда 24 июньдә Җиңү парады узачак, безнең частьтан да егетләр катнашачак дигәч, күңелемнән генә, эх, мине алсалар ярар иде дип уйлап куйган идем. Теләгем чынга ашты. Биш егет арасында мин дә булдым, – ди Ильяс. 

Солдатлар егерме көн полигонда әзерлек узалар. 23 июньдә үзләре иярли торган хәрби-десант машиналарын парад узачак урынга күчерәләр. 
–    Әлбәттә, дулкынландык, – ди Ильяс. – Барысын да тиешенчә үтәсәм, машинам сафтан чыкмаса ярар иде дип борчылдым.

Монда алган хис-кичерешләрен дә яшерми егет. Парадта 3,4 мең кеше катнашкан. Иң башта җәяүлеләр колоннасы узган. Алар арасында чик сакчылары, полиция, МЧС, яшь армиячеләр, кадетлар булганнар. Парадны тамаша кылырга килүчеләр хәрби техника парадын да алкышлар белән каршы алганнар. Йөз берәмлек хәрби техниканы иярләүчеләр арасында якташыбыз Ильяс Ямалиев та булу – безнең өчен дә зур горурлык ул.  

Ххх
Ильяс бүген Новороссийскига кайткан. Ә алдагы атнада хәрби бурычын тутырып кайтачак һәм “Җиңүнең 75 еллыгында катнашканы өчен“ истәлек медале белән  бүләкләнгән егетне туган авылы Иске Эсләктә әнисе һәм якыннары каршы алачак. 

Ильяс Ямалиев хәрби парадта катнашыр алдыннан   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев