Күләгәштән Валерий Никитинның игелекле гамәле - үрнәк булырлык
Кешелеклелек – беренче урында
Туган якка чираттагы кайтуымда Бима, Пелемеш, Күләгәш якларына пассажирлар йөртүче автобуска чыктым. Аны көтеп торганда ирексездән автобус шоферы Валерий Никитинның бер пассажир хатын белән аралашу шаһиты булырга туры килде. Ямурзага кайтырга чыккан пенсия яшендәге апа урын барлыгы-юклыгы һәм билет хакы белән кызыксынды. Автобус шоферы Ямурза борылышында аны кем каршы алачагын сорагач, иренең дә, туганының да вафат булуы, өйгә кайтып җитәр өчен берәр узгынчы машинага өметләнүе турында әйтте.
Ямурза чатына җитеп, тиешле сумманы биреп төшкәч, автобус шоферы әлеге апаны дәште дә аңа акчаның бер өлешен кире бирде. “Монысын алга таба утырып кайткан машина шоферына бирерсең“ диде ул.
Без, пассажирлар, шоферның бер белмәгән апаның хәленә керүенә, кешелеклелегенә, киң күңелле булуына сөендек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев