Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Якташлар

Якташыбыз Эдуард Мираев "Татарстар" республика конкурсының ярымфиналына чыкты

Ул 2нче сайлап алу этабында җиңде

Татарстанда «Татарстар» халык онлайн-тамашасы һәм башкаручылар бәйгесенең икенче сезоны башланды. Бәйгедә һәвәскәрләр дә, профессионаллар да, кыскасы, җырларга яратучы һәркем катнаша ала. Икенче сезонның беренче чыгарылышына җибәрелгән 370 гаризадан 10 катнашучы сайлап алынды һәм бишесе генә ярымфиналга үтте.

Алар арасында якташыбыз Эдуард Мираев та бар. Ул «Татарстар» онлайн тамашасының 2 сезонының сайлап алу этабының 2 нче чыгарылышында җиңү яулады.

Сайлап алу туры 16 августта 19:00 сәгатьтә турыдан-туры эфирда узды. Йолдызлы жюри: Минтимер Ногманов, Артур Шамгунов, Руслан Сабиров, Динар Нигъмәтҗанов, үз балларын куеп, катнашучыларның иҗатын бәяләделәр. Шулай ук тамашачылар өчен тавыш бирү дә узды.

Чираттагы сайлап алу чыгарылышы - 23 августта, ике ярымфинал - 30 августта һәм 6 сентябрьдә, ә көтеп алынган финал-13 сентябрьдә узачак.

Төп бүләк - үз авторлар җырын язу,клипны профессиональ төшерү һәм аны социаль челтәрләрдә таныту.

 Фото: Эдуард Мираевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев