Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Якташлар

Якташыбыз Эльвира Әхмәтова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Бик зур тормыш мәктәбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Казан Кремлендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

«Бүген зур бүләк алу минем өчен зур дәрәҗә. Быел тармакта эшли башлавыма 20 ел тулган елны бүләкләнүем дә символик мәгънәгә ия. Кайчандыр 2000 елда институтны тәмамлап, радиода корреспондент булып эшли башладым. Шушы 20 ел эчендә төрле урыннарда: телевидениедә дә, газетада да, радиода да үземне сынап карадым. Минем өчен бу бик зур тормыш мәктәбе булды, зур тәҗрибә алдым», — диде Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Ул үзенең барлык эш урыннарындагы җитәкчелегенә, хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткерде. «Бүгенге бүләк минем казанышым гына түгел, коллегаларымның роле дә зур, медиа өлкәсендә эшләүче барлык журналистларның да өлеше кергән. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка безнең эшебезне күреп, югары бәяләве өчен рәхмәтемне белдерәм», — диде. 

Эльвира Әхмәтова «Татмедиа» җитәкчелегенә, журналистларга рәхмәтен җиткерде. «Киләчәктә дә бердәм команда булып, республикабыз үсеше өчен эшләрбез дип ышанам», — дигән теләктә калды.

Чыганак

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев