Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

1 апрельдән Татарстанда чикләүләр кертелә

Штрафка юлыкмас өчен нишләргә?

ТР Министрлар Кабинеты карары белән ел саен 1 апрельдән 30ына кадәр авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.  
Әлеге чикләүләрнең нечкәлекләре хакында Чаллы территориаль идарәсенең “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе үлчәү һәм габарит контролен тәэмин итү бүлеге начальнигы Илназ МӨХӘММӘТХАНОВ сөйли.  

ЮЛГА ЗЫЯН КИЛӘ
Мәгълүм булганча, авыр һәм зур габаритлы йөк алып барганда юл җимерелә, колея барлыкка килә. Бу, үз чиратында, юллардагы иминлек дәрәҗәсе кимүгә китерә һәм юл-транспорт һәлакәте булу куркынычын арттыра.   
Тикшерүләр күрсәткәнчә, юл челтәреннән бер авыр йөк транспорты узып киткәндә 100 меңгә кадәр җиңел машина узганда килә алырдай зыян салына. Зур габаритлы һәм авыр йөк ташу кагыйдәләрен бозган өчен юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф каралган. 

ХӘРӘКӘТНЕ ЧИКЛӘҮ
Кагыйдә буларак, язын юл өслеге аеруча зур сынауларга дучар ителә. Төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге юллар өчен авыр йөкле машина хәрәкәтенә чикләүләр кертелгәннән соң безнең республикада транспорт чарасы күчәренә туры килә торган йөк күләме 6 тоннадан артмаска тиеш.
Язгы чорда юл хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелүче төбәк дәрәҗәсендәге юллар исемлегенә Әгерҗе районындагы түбәндәге участоклар керә: Әгерҗе–Красный бор; Әгерҗе–Удмуртия чиге; “Әгерҗе–Красный бор”–Салагыш; “Әгерҗе–Красный бор”–Исәнбай–Иске Эсләк–Черново; “Әгерҗе–Красный бор”–Ямурза; Биектау–Кодаш; Бима–Пеләмеш–Яңа Чекалда; Бима–Күләгәш; Тирсә–Сокман; Азево–Кам.Ключ–Күләгәш.

БЕЗНЕҢ КОНТРОЛЬДӘ
Юлларда урнашкан йөк машиналарының авырлыгын һәм габаритын контрольдә тотучы автоматлаштырылган пунктлар профилактик максатларда 1-30 апрель көннәрендә транспорт чараларының авырлыгын үлчәүне башкарачак. 
Тулаем алганда, без ел дәвамында сигез, шул исәптән Әгерҗе районындагы хәлне контрольдә тотабыз. ЮХИДИ бүлекчәсе белән килешенгән хәлдә күчмә пунктлар белән чыгабыз һәм кагыйдә  бозучыларны ачыклыйбыз. Иң еш очраган кагыйдә бозу – артык авырлык. 

Әгерҗе районына килгәндә, аның юллары буйлап узучы авыр йөк машиналары саны артуы күзәтелә. Күптән түгел юл хәрәкәте иминлегенә кагылышы утырышта да БАМ күпереннән кирәгеннән артык файдалану хакында да сүз булды. Мондый очракларда без һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. ЮХИДИ бүлекчәсе мөрәҗәгате буенча без бирегә күчмә пункт белән чыгарга әзер. Теләсә нинди контрольнең профилактик нәтиҗәсе булмый калмый. 

Штрафка юлыкмас өчен авыр йөкле һәм зур габаритлы транспорт чараларына бары тик махсус рөхсәт булганда гына хәрәкәт итәргә киңәш итәбез. Аны алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Чаллы шәһәре, Р.Беляев проспекты, 1А. Телефон. 8(8552)475893.    


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев