Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

1 августтан эшләүче пенсионерларның акчасы артачак

Өстәмәнең иң зур күләме 400 сум чамасы тәшкил итә

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе яңадан исәпләнәчәк.

Моның өчен хезмәт стажы һәм эшчәнлекнең соңгы 12 аенда түләнгән иминият взнослары исәпкә алыначак. Социаль фонд хезмәткәрнең пенсия коэффициентының гомуми күләмен, иминият взносы күләменә карап, күп дигәндә 3кә арттырачак. Өстәмәнең иң югары күләме 399,15 сум булачак. Шуннан соң пенсия коэффициентының яңа гомуми күләме пенсия коэффициенты бәясенә тапкырланачак. Ел башыннан бирле аның бәясе 133,05 сум тәшкил итә, дип яза РИА Новости.

Әмма РАНХиГС өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок аңлатып үткәнчә, эшләүче пенсионерлар өчен пенсия коэффициенты бәясе индексацияләнми, һәм ул пенсионер пенсия ала башлаган елда ничек булса, шул күләмдә сакланып кала. Мәсәлән, 2018 елда пенсиягә чыккан һәм быелга кадәр тәнәфессез эшен дәвам иттергән кешенең пенсия коэффициенты бәясе 81,49 сумга тигез.

Ягъни 2018 елда пенсиягә чыгучының өстәмә күләме, 3 пенсия коэффициентын тупласа да, 244,47 сум гына тәшкил итәчәк. Ә өстәмәнең иң зур күләмен (400 сум чамасы) быел пенсиягә чыгучылар алачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147771/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев