1 марттан Россиядә автомобильләрне яңача терки башлаячаклар
Машиналарны теркәү өчен ОСАГО полисы кирәк булмаячак
Дәүләт автомобиль инспекциясендә транспорт чараларын теркәүнең яңа кагыйдәләре Россиядә 1 марттан гамәлгә керә.
Әлеге үзгәрешләр турында Мәскәүнең «Защита» адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Мироновка сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.
Аерым алганда, машиналарны теркәү өчен ОСАГО полисы кирәк булмаячак.
«Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен процедураны җиңеләйтәчәк, ә транспорт хуҗалары өчен теркәүне тизләтәчәк», – дигән юрист.
Белгеч фикеренчә, бу үзгәрешләр иминиятләштерелмәгән автомобильләр санын арттырачак дигән куркулар – нигезсез.
«Теләсә нинди хәрәкәт иминият полисы булуны таләп итә», – дип искәртә ул.
Моннан тыш, 1 марттан машина хуҗасы аны сатканнан соң ул автомобильнең теркәлүен шундук туктата алачак, бу машинаның яңа хуҗасы алган штрафлардан котылырга мөмкинлек бирә.
Әмма бу яңалык, сату-алу килешүе дәүләт хезмәтләре порталы аша төзелгән, яки аны нотариуста раслаган очракта, яисә хуҗалар алмашыну суд карары буенча булса гына гамәлдә булачак, дип төгәлләштерә адвокат.
Моннан тыш, 1 марттан утильләштерү җыемы түләмичә автомобильне теркәп булмаячак. Миронов фикеренчә, законны үтәүче автомобиль хуҗалары бюджетына бу үзгәрешләр «яки бөтенләй кагылмаячак яисә бик аз гына кагылачак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев