1 нче гимназия укучылары өчен Көзге кросс үткәрелде
Ярышларда 2-9 нчы сыйныф укучылары катнашты
14 сентябрьдә 1 нче гимназия укучылары өчен "Яблонька" массивында Көзге кросс - 2021 узды.
Җиңел атлетика кроссы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәрьяклап гармонияле үсешкә, укучыларның физик яктан камилләшүенә һәм аларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итүче мөһим чара буларак уздырыла. Шулай ук чара шимбә көнне “Милләтләр кроссы” район ярышларында мәктәп данын яклаячак гимназиянең көчле спортчыларын ачыклауга, балаларны җиңел атлетика белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итүгә багышланган иде.
Ярышларда 2-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Кросста катнашучыларның барысының да кәефләре бик яхшы иде. Яхшы вакытны күрсәтү өчен алар бөтен көчләрен куеп йөгерделәр. Нәтиҗәләр кызлар һәм малайлар арасындагы параллельләр буенча бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев