Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

1 нче гимназия укучылары мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар

Әниләргә бүләк әзерләделәр

Әниләр көне алдыннан 1 нче гимназиянең 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары "Әнигә чәчәк" дигән мавыктыргыч мастер - класста катнаштылар. Чараның максаты: әнигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, уңай эмоциональ мохит булдыру, игелеклелек, үзара аңлашу булдыру.

Чарада катнашучылар үз куллары белән әниләре өчен искиткеч матур чәчәкләр ясадылар. Һәр ана өчен иң кыйммәтле бүләк - бала үз җанының бер өлешен керткән бүләк бит. Малайлар һәм кызлар бүләкне осталык һәм сабырлык, талант, фантазия һәм, әлбәттә инде, якын кешегә мәхәббәт белән ясадылар.

Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев