Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

1 сентябрь укучыларның ата-аналары өчен ял көне булырга мөмкин

Әлеге тәкъдим белән «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев чыкты

Россиядә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен 1 сентябрьдә түләүле ял көне кертергә мөмкиннәр. «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев Белем көнендә РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында гаиләләргә ярдәм итү идеясен җиткерде.

 

«Әйдәгез, 1 сентябрьне мәктәп укучыларының ата-аналары өчен бәйрәм көне итик – аларга түләүле ял көне бирик», - дигән тәкъдимен җиткерде депутат.

 

Гусев сүзләренчә, закон проекты хәзерге вакытта әзерлек стадиясендә. Ул шулай ук башка фракцияләрдәге коллегаларын да ата-аналарга артык стресс кичермичә генә балалары белән әлеге мөһим көнне үткәрергә ярдәм итәчәк инициативаны хупларга чакырды.

Депутат хәзерге вакытта күпләр үз хисабына ял алырга яки отпускны кулланырга мәҗбүр, чөнки барлык эш бирүчеләр дә кешенең хәленә керергә әзер түгел, дип өстәде.

 

«Без түләүле ял көненә хокукны закон нигезендә беркетергә тәкъдим итәбез», - дип сүзен төгәлләде Гусев.

 

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев