1 январьдан пенсия арта
2019 елның 1 январеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе уртача 1 мең сумга арта. Пенсияне арттыру еллык индексация механизмы ярдәмендә башкарыла.
Татарстанда әлеге индексация 800 меңләп эшләмәүче пенсионерга кагыла. Һәр кешенең пенсия күләме аерым арта. Әйтик, 2018 елда 15 мең сум алган гражданинның пенсиясе уртача 1 мең сумга индексацияләнә, 10 мең сум алучыныкы – 700 сумга.
Исегезгә төшерәбез: эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңарту һәм аны “төшереп калдырылган“ индексацияләрне исәпкә алып тулы күләмдә түли башлау эштән туктап бер квартал узганнан соң алдагы айдан өстәмә түләү итеп башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев