12 ел элек үлгән кызның мәетен казып алып кияүгә биргәннәр
Ышанмастай хәлләр
Кытайда бер гаилә 12 ел элек кызларын җирләгән була. Аны яңадан казып алып, безнең акча белән 890 мең сумга "өрәкләр туена" саталар, дип яза Лента.ру.
Кытайда кешеләрнең мәетләрен өйләндерү традициясе күптән бар икән. Ышануларынча, бу йола буенча кабердә алар ялгыз булмый, ә исән туганнарына уңыш юлдаш була.
Кыз 2008 елда, ире белән талашкач, үзенә кул салган булган. Иренең туганнары аны алтыннары белән бергә күмә. Ноябрь аенда исә алар кабердәге мәетнең дә, алтын эшләнмәләрнең дә югалуына игътибар итә. Соңрак моны кызның туганнары эше икәнлеген белеп алалар. Алар кызларын автокатастрофада үлгән кешегә кияүгә биргәннәр ди, ул ир өйләнмәгән булган. 23 ноябрьдә аны яңа хатыны белән күмгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев