12 яшьлек баланы исерек килеш тотканнар
Мотоциклда йөрергә чыккан
Чаллыда автоинспекторлар 12 яшьлек малай идарә иткән мотоциклны туктаткан. Медицина тикшеренүе узганнан соң аның исерек булуы ачыкланган.
Мотоциклның номеры, шүсмернең шлемы һәм йөртү таныклыгы да булмаган.
Яшүсмергә 16 яшькә кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен хисапка алу карточкасы ачылган. Ә әнисенә карата «Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка транспорт бирү“ маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев