122 көн ял көтелә
2014 елда Татарстан халкы 122 көн ял итәчәк. Елның 243 көне хезмәт көне булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Республикада билгеләп үтелүче барлык бәйрәмнәрне исәпкә алганда, гадәти ял көннәренә тагын 16 бәйрәм ялы өстәләчәк. Болар арасында 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8...
2014 елда Татарстан халкы 122 көн ял итәчәк.
Елның 243 көне хезмәт көне булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Республикада билгеләп үтелүче барлык бәйрәмнәрне исәпкә алганда, гадәти ял көннәренә тагын 16 бәйрәм ялы өстәләчәк. Болар арасында 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 Март, 1 Май, 9 Май, 12 июнь, 30 август, 4 һәм 6 ноябрь яллары бар. Моннан тыш, 28 июльдә - Ураза гаете, ә 4 октябрьдә Корбан гаете уңаеннан ял итәрбез дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев