Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

14 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көне

Тавыш бирү вакыты – 7-20 сәгатьләрдә

2025 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисен һәм V чакырылыш Әгерҗе районы муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар уза. Тавыш бирү вакыты – 7-20 сәгатьләрдә.  

Авыру, олы яшьтә булу, авыруны тәрбияләү сәбәпле үз сайлау участокларына килә алмаган сайлаучылар бинадан тыш тавыш бирә алалар. Моның өчен үз участок сайлау комиссиясенә шәхсән, телефон аркылы мөрәҗәгать итәргә була, башка затларның ярдәменнән файдаланырга да мөмкин. Бинадан тыш тавыш 
бирүгә кагылышлы гаризаларны 14 сентябрьдә 14 сәгатькә кадәр тапшырырга кирәк. Моңа кадәр район үзәк китапханәсе бинасында тавыш биргән сайлаучыларның сайлау участогы хәзер “Авангард” яшьләр үзәге бинасында урнашкан (Гагарин урамы, 68а).

Белешмәләр өчен телефон: 24981. Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары, телефоннары турындагы мәгълүматны Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы “Бердәм тавыш бирү көне – 2025” бүлегендә, Әгерҗе муниципаль районы сайтында табарга була. Сайлау комиссияләренең эше, тавыш бирү тәртибе, башка сораулар белән территориаль сайлау комиссиясенә шалтырата аласыз. Телефоннар: 22955, 21561, 22705.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев