16 яшькә кадәрге балаларга квадроциклда пассажир булып йөрү дә тыела
«Кызганыч, квадроциклларның балалар кулына ничек эләгүен күзәтеп булмый», - ди ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров
Республика юлларында балалар һәм яшүсмерләр идарә итә торган баггилар, квадроцикллар һәм питбайклар пәйда булды. Инде үлүчеләр һәм авыр җәрәхәтләр алучылар бар.
«Татар-информ» ТР Дәүләт техника күзәтчелегендә бу нинди транспорт төре, аны кем йөртергә хокуклы һәм кайда йөрергә мөмкин икәнлеген ачыклады.
Һәр язгы сезон бертөрле башлана: бераз җылыну һәм кар эрү белән, Татарстан юлларында балалар һәм яшүсмерләр питбайкларда, квадроциклларда һәм башка шундый транспорт төрләрендә күренә башлый. Һәм шунда ук диярлек балалар белән юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат барлыкка килә.
«Татар-информ» 20 апрельдә хәбәр иткәнчә, Кощаково авылы янында 15 яшьлек кыз квадроцикл руле артында, каршы полосага чыгып, SKODA автомобиле белән бәрелешкән. Ул үзе авыр җәрәхәтләр алган, ә пассажиры – 12 яшьлек малай – вафат булган.
Өч көннән соң Казанның Вознесенский трактында ГАИ хезмәткәрләре Motoland питбайкы руле артында 15 яшьлек кызны тоткан. Транспорт чарасы белән идарә итүгә аның хокукы булмаган. Автоинспекторлар шалтыраткач килгән әтисе аңа парк буйлап питбайкта йөрергә рөхсәт итүен аңлаткан.
Питбайкны штрафстоянкага җибәргәннәр, ә эшне, яшүсмерне исәпкә кую һәм ата-аналарын җәзага тарту турындагы мәсьәләне хәл итү өчен, полициягә җибәргәннәр.
25 апрельдә «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казандагы шул ук Вознесенский трактында автоинспекторлар 9 яшьлек малай идарә иткән баггины туктаткан, ә пассажир аның 39 яшьлек әтисе булган. Ул баланы рульгә утыртып, башка машиналар да йөри торган юлга чыгарган. Әтисенә административ беркетмә төзеделәр. Баланы профилактик исәпкә кую турындагы документлар полиция бүлегенә тапшырылган.
Һәм мондый хәлләр саны, ни кызганыч, кимеми. Аларның күпмесе ата-аналар аркасында фаҗига белән бетәчәген фаразлыйсы гына кала.
«Кызганыч, квадроциклларның балалар кулына ничек эләгүен күзәтеп булмый. Ләкин мондый уенчыкларны аларга әти-әниләре сатып ала. Без бу аппаратура белән сату итүче оешмаларга сатып алучылар арасында таратыла торган белешмәлекләр бирдек. Анда идарәне балигъ булмаганнарга тапшыру өчен нинди җаваплылык янавы язылган», – дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев