Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

16 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарны эштән азат итүне тыю планлаштырыла

Хәзер закон 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарын яклый

Дәүләт Думасы депутатлары 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз ана һәм аталарны эштән азат итүне тыю инициативасын беренче укылышта хуплады. Төзәтмәләрне Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим ителә. Бу хакта парламент түбән палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".

Хәзер закон 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарын яклый. Әмма Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин фикеренчә, бу җитәрлек түгел. «16 яшькә кадәрге балалар әле ярдәмгә мохтаҗ. Мондый очракта баланы ялгыз үстерүче әнинең эштән азат ителүе гаиләне яшәр акчасыз калдырырга мөмкин», – дип ассызыклый ул.

Парламент түбән палатасының спикеры сүзләренчә, сайлаучылар депутатларга ялгыз ата-аналарны эштән азат итүдән яклауны сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән.

Россия Президенты Владимир Путин 22 ноябрьдә 2024 елның Гаилә елы дип игълан ителү указын имзалады. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев