Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

16 январьда Ленар Гыйззәтуллинның арабыздан киткәненә бер ел була

Елмаеп керер күк тоела

...Әнә, аның иң кечкенә чагы. Шундый шук-шаян иде ул. Апа кеше булгач, аны карау күп чакта миңа йөкләнде, әлбәттә. Кая гына менми иде дә, нинди генә генә тишеккә керми иде  ул?! Аның артыннан йөреп, күбрәк үзем алҗып бетә идем, ахры.  

Бик шаян булса да, искиткеч зиһенле, акыллы бала булды. Мәктәптә бик яхшы укыды. Гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлады. “Парта астыннан чыкмаса да, бөтенесен белә бу Гыйззәтуллин” дип шаяртып сөйлиләр иде укытучылар аның турында. Бик күп олимпиадаларда катнаша иде. Иң мөһиме, күбесеннән җиңү белән кайтты.    

Хезмәт юлын колхозда тракторчы булып башлады. Армия сафларына киткәнче, Кукмарада шоферлыкка укыды. Ә Ватан алдындагы изге бурычын чик сакчысы буларак үтәде. Сүз уңаеннан: энем пограничниклар белән очрашуларны бик көтеп ала иде. Гомумән, сыйныфташлар очрашуы булсынмы ул, башка төрлеме – кырык эшен кырык якка ташлап барырга тырышты. 

Армиядән кайткач Алабуга пединститутына укырга кереп тарих укытучысы һөнәренә ия булды. Моңа Зыя бабабызның, Разия әбиебезнең данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе мөгаллимнәре булуы да йогынты ясагандыр. Үз һөнәрен бик яратты ул. Укытучылар аның турында “бик белемле иде, дәрес вакытында китапка күз салмыйча да сөйли белде” дип әйтәләр. 

Укытучыларның “кәгазь боткасына бату”ларына канәгать булмыйча, соңыннан автобус шоферы булып эшли башлады. Соңгы көненәчә әлеге һөнәрне бик яратып башкарды. 

Җәмәгате Нина белән ике игезәк ул үстерделәр. Гаиләсе, уллары Илнур, Илсур өчен өзелеп яшәде. 

Күңелендә ниләр генә булмасын, бервакытта да кешегә сиздермәде. Мин аның  төшенкелеккә бирелгән чагын хәтерләмим. Шуңа аны “душа компании” дип йөрттеләр. Шулай да авылдашларыбыз “үләр алдыннан боекланды, ничектер эчкә йомылды”, диләр. Үләрен сизенгәндер, күрәсең. Авылдашлар дигәннән, энем кебек туган авылын, туган нигезен яраткан тагын кем бар икән?! Ул гомер буе Иж-Бубыйны, аның кешеләрен яратып яшәде. Читкә киткәч тә җирсәп туган авылга кире әйләнеп кайтты. 

...Энем турында үткән заманда сөйләү бик авыр. Әле һаман да елмаеп кайтып керер төсле тоела. Авыр туфрагың җиңел булсын, кадерлебез. Без сине бик сагынабыз.   


Ләйлә ГӘРӘЕВА. 
Иж-Бубый авылы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев