Район Мәдәният сараенда халыкара бию көненә багышланган концерт узды
Сәхнәдә халык, заманча һәм спорт бию номерлары башкарылды
Кичә, 4 май көнне, район мәдәният йортында "Талантлар салават күпере" балалар иҗат йортының бәйрәм концерты булды. Ул Халыкара бию көненә багышланган иде. Бию көне - барлык мәдәни һәм этник чикләрне үтеп чыгу, кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерү, аларга бер телдә-бию телендә сөйләшергә мөмкинлек бирү өчен менә дигән мөмкинлек.
Сәхнәдә халык, заманча һәм спорт бию номерлары башкарылды. Шулай ук балалар белән беррәттән әти-әниләр дә чыгыш ясады. Алар белән бергәләшеп хәтта тамашачылар флешмоб биеделәр.
Концерт бер сулышта узды. Коллективлар бәйрәм кунакларын биюләрнең төрлелеге, образларның матурлыгы, костюмнарның матурлыгы белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев