18 ноябрьдә булачак референдумга алдан тавыш бирергә мөмкин
18 ноябрь – үзара салым буенча җирле референдумда һәм өстәмә сайлауларда депутатларга тавыш бирүнең Бердәм көне.
10нчы һәм 13нче бермандатлы сайлау округы буенча “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советына;
1нче бермандатлы сайлау округы буенча Кадрәк авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү уздырыла. Участоклар 7-20 сәгатьләрдә эшли.
Әгәр бу көнне сайлаучы теркәлгән урыны буенча сайлау участогына килә алмаса (командировка, уку, отпуск), алдан тавыш бирергә мөмкин. 7 ноябрьдән 13енә кадәр территориаль (Әгерҗе, Гагарин, 13), 14 ноябрьдән 17сенә кадәр участок сайлау комиссияләренә эш көннәрендә – 16-20, ялларда 8-14 сәгатьләрдә килергә була.
Үзегезнең сайлау участогын ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында таба аласыз.
Белешмәләр өчен телефоннар: 22955, 21561.
Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев