Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1975 елгы “Җиңү юлы“ газетасына күзәтү ясауны дәвам итәбез

8 март саны газетаның гүзәл затлар – хатын-кызларга багышланган

8 МАРТ САНЫ

Газетаның бу саны гүзәл затлар – хатын-кызларга багышланган.

“Победа“ колхозының Сарсак-Омга һәм Тансар фермалары арасында сөт җитештерү буенча ярыш дәвам иткән. Ике айлык эш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Тансар фермасы алда барган. Һәр сыердан 456 кило сөт савып алынган. Ферманың алдынгы савымчысы Ләлә Хикмәтуллина һәр сыердан 556 кило сөт сауган. Вәзирә Уразманова да аннан бик азга калышкан.

Яңа Акхуҗа фермасы сыер савучысы Хәдичә Даутова 1974 елда һәр сыердан 3645 кило сөт сауган. Алдынгы терлекчегә Октябрь Революциясе ордены да тапшырылган булган.

Бу санда Иске Сләк авыл Советы башкарма комитеты рәисе Роза Фәйзуллина турында да язма бар. Ул ун елга якын әлеге вазифаны башкарган. “Гади, таләпчән, тынгысыз рәис үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Аны еш кына авыл эшчәннәре янында, депутатлар белән әңгәмә вакытында очратасың“, диелгән.

Бу санда, вагон депосында агач эшкәртү цехы мастеры Нәкыя Яппарова, Әгерҗе элемтә узелында телефонистка вазифасын башкаручы Әлфирә Рәхмәтуллина фотолары да бирелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев