Кучкар
Сюрпризлар, көтелмәгән вакыйгалар һәм яңа максатлар елы. Барлык өлкәдә дә үзегезне сынап карый аласыз. Һичшиксез, бәхет елмаячак. Елның беренче яртысында карьера өлкәсендә зур уңышларга ирешәчәксез, материаль хәлләрегез дә яхшырып китәчәк. Җәй айларында шәхси һәм гаилә тормышыгызга ачыклык кертергә чират җитәчәк. Ә көз көннәрендә исә тормышыгызның төптән үзгәрүе ихтимал.
Үгезбозау
Сезнең өчен иң мөһиме - мәхәббәт, иҗат һәм балалар. Бу ел сезнең өчен бәхетле һәм уңышлы ел булачак. Кияүгә чыкмаган Үгезбозаулар үзләренең сөйгән ярларын табачак, ә гаиләлеләр - киләсе елда бәби алып кайтырга мөмкиннәр. Җәй ахырларында максатларны дөрес куя белеп, алга таба барсагыз, материаль хәлләрегез яхшырып китәчәк. Кыш айларында кыйммәтле бүләкләр белән үзегезне сөендерә алачаксыз.
Игезәкләр
Сезгә йолдызлар тормыштан канәгать булып, аның матур якларын гына күрә белеп яшәргә киңәш итә. Шул вакытта гына бөтен нәрсә дә сез дигәнчә булачак. Ел башында бераз кыенлыклар туса, алга таба финанс мәсьәләләр уңай якка хәл ителәчәк. Көз айларында исә шәхси тормышта яңалыклар көтәчәк. Балалар үзләренең уңышлары белән, ә сөйгән ярлар сюрпризлар һәм бүләкләр белән сезне сөендерәчәк. Кияүгә чыкмаган һәм өйләнмәгән Игезәкләргә йолдызлар романтик танышулар вәгъдә итә.
Кысла
Сезне төптән алып яңа тормыш көтә. Елның беренче яртысында шәхси тормышыгызда яңалыклар булачак. Бу елны бик күп сәяхәтләр көтелә, бәлки яшәү урыныгызны да алмаштырырга туры килер. Көз айлары башында эшегездә үзгәрешләр булуы ихтимал. Иң мөһиме: бер нәрсәдән дә курыкмагыз һәм үткәннәр белән яшәмәгез. Яшь һәм ирекле Кыслалар - гыйнвар уртасыннан март аена кадәр бик игътибарлы булыгыз, сез үз мәхәббәтегезне эзләп табачаксыз.
Арыслан
Бөтен уйланылган планнарыгыз тормышка ашачак. Сезне киләсе елда мәхәббәт, яңа танышулар, мавыктыргыч һәм кызыклы эш көтә. Иң мөһиме: үзегезнең бәхетегезне күңел боеклыгына бирелеп куркытмагыз. Кыш һәм яз айларында сез үзегезнең профессиональ осталыкларыгызны тирә-юньдәгеләргә күрсәтә алачаксыз. Җәй көннәрендә йолдызлар сезгә оныта алмаслык очрашу әзерләп куйган.
Кыз
Сезнең өчен бай эчтәлекле, ышандыра торган ел бу. Шәхси тормышыгызда, карьеда зур уңышлар көтә. Үз-үзегезгә бикләнеп ята күрмәгез! Февраль аеннан башлап, яңа төрле һөнәрләр үзләштерә башласагыз да була. Инглиз телен өйрәнегез, я булмаса машина йөртү таныклыгын алыр өчен укуларга язылыгыз. Көз айларында сәламәтлегегезгә игътибар бирегез. Алдыгызга куйган максатлар ел ахырына, һичшиксез, тормышка ашачак.
Үлчәү
Ел башыннан ук эшләргә ният корыгыз. Ял итәргә, гомумән, вакытыгыз булмаячак. Яз һәм җәй айларында эш мәсьәләсендә олы яңалыклар көтә. Бәлки, эшегезне алмаштырырга да туры киләчәк. Ләкин бу сезне куркытырга тиеш түгел. Барысы да яхшыга гына! Гаиләле Үлчәүләрнең тормышында да яңалыклар көтелә. Парсыз Үлчәүләр җәй айларында ниндидер романтик халәткә бирелеп китәргә һәм шуның белән гомерлек мәхәббәтләрен табарга мөмкиннәр.
Чаян
Кыш айларының соңгы көннәрендә йолдызлар сезгә олы һәм якты мәхәббәт вәгъдә итә. Иң мөһиме: башыгызны югалтмагыз, чөнки сезне карьера баскычы буйлап күтәрелү көтә. Мондый шанс 12 елга бер генә килә. Бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Йолдызлар гаиләгезнең ишәеп китүенә дә басым ясый. Мондый шатлыклы хәбәрне бу язда ук ишетергә мөмкинсез. Киләсе ел сөенечләргә бай булачак.
Укчы
Киләсе елда һәрбер эшегезне уйлап эшләргә тырышыгыз. Куркынычлы яисә уйланылмаган эшләр, гамьсезлек, теләкләрнең чамадан тыш артык булуы күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Бөтен планнарыгызның тормышка ашуын теләсәгез, тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булыгыз. Төшенкелеккә бирелмәгез! Шул вакытта гына эшләрегездә иминлек хөкем сөрәчәк.
Кәҗәмөгез
Ел буе эштә дә, өйдә дә эшләргә һәм тырышырга туры киләчәк. Тырышуыгыз бер дә юкка китмиячәк, сезне алда яхшы табыш көтә. Елның беренче яртысында махсус режим белән яшәргә тырышыгыз: күбрәк саф һавада йөрегез, спорт белән шөгыльләнегез. Болар сезгә көч-куәт һәм сәламәтлек вәгъдә итә. Ирекле Кәҗәмөгезләрнең шәхси тормышларында үзгәрешләр көтелми, ләкин җәен кызыклы очрашулар барлыкка килергә мөмкин.
Сукояр
Сезнең көч-куәт, дәрт-дәрман ташып тора. Алга куйган максатларыгызга ирешер өчен бик уңай вакыт. Үз эшегезне башлап җибәрергә мөмкин, җитәкчелек вазифасына да сезне тәкъдим итүләре ихтимал. Ел уртасында йолдызлар сезне мавыктыргыч сәяхәткә чыгып китеп, яңа танышлар очратуыгыз турында искәртә. Дөньядагы бөтен акчаларны да эшләп табу мөмкин түгел, шуңа да якыннарыгызга игътибарлык күрсәтергә онытмасагыз иде. Сөйгән ярыгыз белән бергәлектә яңа төрле ачышлар көтә.
Балыклар
Иҗат белән шөгыльләнү өчен бер дигән вакыт. Башкаларның сүзләренә колак салып, үзегезгә максат итеп куйганнарны эшләсәгез, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез. Яз көннәрендә тормышыгыз төптән үзгәрергә мөмкин. Аның белән бергә яңа танышларыгыз барлыкка килергә мөмкин. Үткәннәр белән яшәмәскә киңәш итә йолдызлар. Бары тик алга һәм үз-үзегезгә ышаныч кирәк. Яңа елның декабрь аена сезнең тормышыгызда көтелмәгән сюрпризлар урын алачак.
Нет комментариев