Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2016 елның истәлекле вакыйгалары

2016 - Россиядә - Кино, Татарстанда сусаклагычлар елы буларак тарихка кереп кала. Әгерҗедә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде. Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле визит белән килделәр. Әгерҗенең 370 еллыгы зурлап уздырылды. Күләгәшкә "Семык" бәйрәменә...

2016 - Россиядә - Кино, Татарстанда сусаклагычлар елы буларак тарихка кереп кала.

Әгерҗедә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде.

Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле визит белән килделәр.

Әгерҗенең 370 еллыгы зурлап уздырылды.

Күләгәшкә "Семык" бәйрәменә республиканың төрле районнарында гомер кичерүче мари дуслар җыелды.

Әгерҗедә Заводская урамында, Барҗы-Умгада Мәдәният йортлары сафка басты. Тирсәдә мәдәният учагы капиталь төзекләндерелде.

ЗАГС бүлеге Ометов урамындагы яңа бинага күчте.

"Авангард" кинотеатры биш миллион сумлык цифрлы җиһазлар белән тәэмин ителде.

Красный борда "Төремкәй" балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Бу - республика программасы буенча районда ремонт ясалган беренче бакча.

Бима мәктәбе - 120, 1нче гимназия һәм 1нче балалар бакчасының 80 еллык юбилейлары булды.

Тирсәдә спорт мәйданчыгы ачылды. Районда республика программасы буенча төзелгән унбиш мәйданчык эшли.

Девәтернә, Бима, Иж-Бубый мәктәпләре капиталь төзекләндерелде.

Иж-Бубыйда Гобәйдулла Бубиның тууына - 150, Габдулла Бубиның тууына - 145, Бубый мәдрәсәсенә 235 ел тулуга багышланган республика конференциясе булды.

Иж-Бубыйда төбәкара Буби укулары, Варкләд-Бодьяда этномәдәният форумы узды.

Кадыбаш һәм 1нче гимназия укучылары Илсур Шәйхетдинов, Рәсилә Фәттахова мәктәпне Россиянең һәм Татарстанның "Укудагы аерым уңышлары өчен" медальләре белән тәмамладылар.

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча Кичкетаң мәктәбе республика бәйгесендә икенче урын алды.

Районда беренче тапкыр уздырылган "Талантлар фестивале"ндә укуда, спортта, сәнгатьтә уңышка ирешкән укучылар һәм аларның укытучылары хөрмәтләнде.

Салагышта унбишенче тапкыр "Көмеш каләм" яшь иҗатчылар фестивале узды. 1нче гимназиядән Каюм Шәймәрданов "Алтын каләм" республика бәйгесендә җиңү яулады.

4нче мәктәптә "Берег" психология үзәге ачылды.

Кырындыда туып-үскән Ижау эшмәкәре Вилнур Галиев туган авылында көрәш бәйгесе уздыру өчен 170 мең сумлык матди ярдәм күрсәтте.

Көчек мәктәбе укучысы Гадел Сабирҗанов көрәш буенча Россия чемпионы булды. Гадел - районда мондый дәрәҗәле исемгә лаек булган тәүге көрәшче.

"Мәдәни салават күпере" район смотр бәйгесендә 1500 сәхнә остасы катнашты.

Әгерҗедә яшәүче Әминә Корытовага 100 яшь тулды.

"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы 85 еллык юбилее уңаеннан тәүге тапкыр Журналистлар Сабан туе уздырды.

"Көмеш телле гармун" гармунчылар ансамбле, сәнгать мәктәбе, каләм остасы Асия Корбангалиевага Таҗи Гыйззәт премияләре тапшырылды.

ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә Низамованың "Әҗер" китабы дөнья күрде.

Әгерҗедә спорт комплексы һәм Балалар иҗат йорты төзелешенә нигез салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев