Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2018 елның истәлекле вакыйгалары

2018 ел Россиядә – Волонтерлар һәм иреклеләр, Татарстанда Лев Толстой елы буларак тарихка кереп бара.

Әгерҗегә эшлекле визит белән ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТРда бала хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина килделәр. 

18 мартта Россия Президентын сайлаулар узды.

Узып баручы елда Әгерҗе 80 еллык юбилеен бәйрәм итте.

ВЛКСМның 100 еллыгына багышлап уздырылган бәйрәм комсомолларны җыйды. 

Кодаш авылында яшәүче Рәхимә әби Әхмәтшинага 101 яшь тулды.

Районыбыздагы 79 ветеран 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын каршы алдылар.

Әгерҗенең К.Маркс урамында федераль программа нигезендә үзгәртеп кору эшләре башланды.

Әгерҗе районы, кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, “Орешник“ ял паркын төзекләндерү өчен 55 миллион сум грант отты. 

Әгерҗедә “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты ачылды.

Күләгәштә яңа башлангыч мәктәп-балалар бакчасы төзелде.

Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында модульле кибетләр ачылды.

Бимада фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басты. Бу – районда республика программасы буенча сафка баска унынчы ФАП.

Дәүләт программасы кысаларында Кырынды авыл җирлеге Советы бинасы капиталь төзекләндерелде.

5нче балалар бакчасында республика программасы нигезендә капиталь ремонт эшләре башкарылды.

Әгерҗедәге БАМ күперендә төзекләндерү эшләре үткәрелде.

Әгерҗе хәрби комиссариаты Россиядә хәрби комиссариатлар барлыкка килүнең 100 еллыгын бәйрәм итте. 

Кадыбаш һәм 2нче мәктәпләрнең – 100, Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалының 90 еллык юбилейлары зурлап үткәрелде.

Тарихта беренче тапкыр 2нче мәктәпнең футболчы кызлары Дөнья Чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар. 

Толстой елында Әгерҗенең Толстой урамында бәйрәм оештырылды.

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы коллективы, “Барлык юллар безнең авылга илтә“ бәйгесе уздырып, җиңүче Кичкетаң авылында Кичкетаң, Уразай, Кырынды үзешчәннәре катнашында концерт оештырды.

Әгерҗедә Боз сарае ачылганга ун ел тулды. Ә “Олимп“ спорт комплексы һәм чаңгы базасы ачылуга – бер ел.

“Мари чаңгы юллары“ спорт бәйрәме унынчы тапкыр уздырылды.

Хезмәт коллективлары арасында зур популярлык казанган туристик слетта район үзәк хастаханәсе җиденче тапкыр чемпион булды.

Әгерҗенең “Спутник“ хоккейчылары ТР Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге Кубогына оештырылган унынчы юбилей ярышында җиңү яулады. 

Районда яшь иҗатчыларның уналтынчы “Көмеш каләм“ фестивале Кадыбаш мәктәбендә үтте.

Иж-Бубыйда бишенче тапкыр узган “Буби укулары“нда сигез шәһәр-районнан 38 укытучы, 50 укучы катнашты.

Быелгы “Велоузыш“ акциясенә 300 райондашыбыз кушылды.

Әгерҗенең 80 еллык юбилеена багышлап Мәдәният йортлары үзешчәннәре арасында  уздырылган смотр-бәйгедә 32 иҗат коллективы, 700гә якын үзешчән сәхнә осталыгын күрсәтте. 

Районда беренче тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды.

Быел районыбыздан 65 егет хәрби хезмәт бурычын үтәргә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев