Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2021 елның сентябрендә Бөтенроссия халык санын уздыру планлаштырыла

Бөтен кеше дә катнаша

Быелгы халык санын алу үзенчәлекләре хакында статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНА сөйли. 

ХАЛЫК САНЫН АЛУНЫ КЕМ УЗДЫРА

Бөтенроссия халык санын алуны Росстат – Дәүләт статистикасы федераль хезмәте оештыра һәм координацияли. 
Халык санын алу өчен безнең районда йөз кеше җәлеп ителә. Хәзерге вакытта аларны туплау бара. Халык санын алучыларга махсус портфель, планшет, таныклык бирелә. Алар шулай ук махсус символикалы шарф, утны кире кайтаргыч элементлы жилет белән тәэмин ителәләр. 

ТӘҮГЕ САНЛЫ ҖАНИСӘП

Халык санын алу беренче тапкыр санлы форматта узачак. Мәгълүматлар аларны эшкәртү үзәкләрендә махсус серверлар ярдәмендә эшкәртелә һәм саклана. Сан алу нәтиҗәләре электрон форматта дөнья күрәчәк. Һәр кызыксынган кеше алар белән таныша алачак. 

ДҮРТ ТӨРЛЕ ФОРМАТ

Халык санын алу өчен дүрт төрле формат файдаланыла. Беренчесе һәм бу быелгы сан алуның төп яңалыгы да – кешенең Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сан алу битен мөстәкыйль рәвештә тутыра алуы. Икенче формат – сан алучыларның өйгә килеп кирәкле мәгълүматларны алуы. Йортлар буйлап йөргәндә сан алучылар махсус программалы планшетлардан файдаланачак. 

Өченче юл: сан алу өчен махсус пунктлар тәгаенләнү. Безнең районда, әйтик, унбер сан алу пункты эшләячәк. 
Дүртенче формат – сан алуның күпфункцияле үзәкләр аша башкарылуы.

Шунысын да әйтү кирәктер: җанисәп дәүләт хезмәтләре порталы, махсус пунктлар, күпфункцияле үзәкләр аша башкарылган очракларда сан алучылар барыбер өйгә килә. Монысы кешенең әлеге мөһим кампаниядә катнашу-катнашмавына инану өчен кирәк.  

НИНДИ МӘГЪЛҮМАТ ҖЫЕЛА

Россиядә елдан артык яшәүчеләр 33 сорауга җавап бирәчәк. Әлеге сораулар ике блоктан тора. Бер блокта – кешенең үзе һәм йорт хуҗалыгы турында, икенчесендә – торак шартларына кагылышлы мәгълүмат. 

САН АЛУ НИГӘ КИРӘК

Сан алу нәтиҗәләреннән башкарма комитет һәм закон чыгару органнары, фәнни хезмәткәрләр, студентлар, шәхси бизнес вәкилләре, сәяси партияләр һәм башкалар файдалана. Әйтик, башкарма хакимият органнарына сан алу нәтиҗәләре инфраструктура, юл, газүткәргеч, электрүткәргеч линияләр төзү кебек эшләрне планлаштыру өчен кирәк. Гади кешеләр сан алу нәтиҗәләрен күзәтеп, тулаем ил белән таныша алалар. 

ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Сан алуның төп кагыйдәләре: регуляр рәвештә уздырылуы. Мәгълүматларның сер итеп саклануы. Җанисәптә һәркемнең катнаша алуы (балалар өчен әти-әниләре  җавап бирә). Сорауларга ничек җавап бирергә икәнлекне кеше үзе хәл итү.  Мәгълүматның билгеле моментка карата җыелуы (әйтик, 2021 елның 1 сентябре, 00 сәгатькә карата). 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев