Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2022 елда Татарстан халкы 119 көн ял итәчәк

Якындагы бәйрәм һәм ял көне 23 февральгә — Ватанны саклаучылар көненә туры килә

2022 елда Татарстанда яшәүчеләрне 119 ял һәм бәйрәм көннәре көтә.

«Татарстанда 2022 елда ике көн ял белән биш көнлек эш атнасында 246 эш көне, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган эш көннәре (22 февраль, 5 март, 8 июль, 29 август, 3 ноябрь) тәшкил итә. 119 ял көне каралган, шул исәптән 18 эш көне булмаган бәйрәм көне була», — диделәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Якындагы бәйрәм һәм ял көне 23 февральгә — Ватанны саклаучылар көненә туры килә. Аннары 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне. 1 майда Татарстанда Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәләр, 9 май — Җиңү көне, 12 июнь — Россия көне, ә 30 август — Татарстан Республикасы көне.

Моннан тыш, 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (Татарстан Республикасы Конституциясе көне), Ураза һәм Корбан бәйрәме (Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә) дә ял һәм бәйрәм көннәре исәбенә керә.

«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2022 елда Ураза гаете һәм Корбан гаете дини мөселман бәйрәмнәре якынча 2 майга һәм 9 июльгә туры килә», — дип аңлаттылар министрлыкта.

Моннан тыш, РФ Хөкүмәте карары белән 2022 елда ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан 1 гыйнвар шимбәсе 3 майга, сишәмбе көнгә; 2 гыйнвар якшәмбесе 10 майга, сишәмбегә; 5 март шимбәсе 7 мартка, дүшәмбе көнгә күчерелде.

Искәртеп узабыз, 2021 елда республика халкы 121 көн ял итте, шул исәптә 17 эш көне булмаган бәйрәм көне һәм яллар күчерелү сәбәпле, 5 ноябрь, 31 декабрь һәм 22 февраль — өстәмә ял көннәре.

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев