Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2022 елга йолдызнамә

Йолдызлар ни дып ышандыра?

КУЧКАР. Зәңгәр Юлбарыс елы Кучкарларга үзгәреш алып килә. Моңа кадәр хыялда гына булган идеяләрне башкарырга мөмкинлекләр ачылыр. Интеллектыгыз һәм максатчанлыгыгыз сезгә ярдәм итәр.

ҮГЕЗБОЗАУ. Киләсе ел алдагыларыннан юмартрак булачак. Эштә күңелле яңалыклар көтелә. Җыелып килгән проблемаларны җиңел генә чишү юллары ачылыр. 2022 елны позитив дулкында уздырырсыз. 

ИГЕЗӘКЛӘР. Тырышлык һәм үҗәтлек – иң кирәкле сыйфатлар. Дөньяга алсу күзлектән карарга өйрәнгән Игезәкләргә күктән җиргә төшәргә туры килер. Хәзер хыялланып утырыр чак түгел, җиң сызганып эшкә керешә торган чор. 

КЫСЛА. Яңа ел уңышлы башланып китәр. Тормышыгызда ниндидер зур яңалык булырга тора. Проблемалар туып торса да, аларны чишү юлларын да җиңел табарсыз. Гомумән, 2022 елда күтәрелүләр һәм төшүләр бик еш чиратлашыр. 

АРЫСЛАН. Рухи яктан да, финанс ягыннан да үсеш көтелә. Үзегездә көч-куәт артканын тоярсыз. Ләкин амбицияләрне бераз йөгәнләргә дә туры килер. Кайчак компромисска бару – ул әле үз юлыңнан чигенү түгел. 

КЫЗ. Үзгәрүчән ел. Бер өлкәдә уңыш балкып елмайса, кайсыдыр өлкәдә кыенлыклар сагалавы бар. Финанс ягыннан бар да яхшы булыр. Ләкин ниндидер карар кабул иткәнче ныклап уйлагыз. 

ҮЛЧӘҮ. Киләсе ел күңелле яңалыклар һәм сюрпризлар елы булып исегездә калыр.  Яңа перспективалар ачылырга тора. Әмма тормыштагы проблемалар беркая да китми. Бер адым ясаганчы, өч адымны алдан уйларга туры килер. 

ЧАЯН. Тыныч ел көтелә. Алга барырга комачаулаган киртәләрдән, ниһаять, арынырсыз. Акрын киткән – морадына җиткән дигән әйтем быел сезгә бигрәк тә туры килә. Карарлар кабул иткәндә ашыкмагыз. 

УКЧЫ. 2022 ел уңышлар алып килер. Тотрыклылык көтелә. Амбициләрегезне тормышка ашырыр өчен яхшы вакыт. Ләкин гел уңышка гына өметләнмәгез, сикәлтәләр дә булмый калмас. Тырышлыгыгыз бәяләнер. 

КӘҖӘМӨГЕЗ. Зәңгәр юлбарыс елы истәлекле вакыйгаларга бай булыр. Күп өлкәдә уңышка ирешерсез. Әмма моның өчен көчегезне дә, акылыгызны да аз сарыф итмәссез. Ашыкмагыз, язмыштан күбрәкне алырга тырышмагыз. 

СУКОЯР. Холкыгызның яңа сыйфатлары ачыкланыр. Үзегезне бәхетлерәк, уңышлырак итеп хис итү сезгә яңа көч өстәр. Финанс ягын яхшырту өчен менә дигән мөмкинлек шәйләнә. Гомумән, ел тотрыклы һәм уңышлы булыр. 

Балык. Шәхси өлкәдә дә, эштә дә күтәренкелек көтелө. Күптән уйлап йөргән проектларны тормышка ашыра башлау өчен кулай чор. Нәрсәгә тотынсагыз да, илаһи көчнең ярдәмен тоярсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев