Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

2024 елда Татарстанда туучылар һәм үлүчеләр саны бермәбер кимегән

2024 елда Татарстанда 29,2 мең бала туган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 3, 51 процентка кимрәк

Татарстанда 2024 елның гыйнвар-октябрь айларында 29,2 мең бала туган. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,51 процентка кимрәк.

Узган елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республикада 1000 кешегә 8,8 бала туры килә. Чагыштыру өчен: 2023 елның шул ук чорында күрсәткеч 9,1 булган. Бу турыда Татарстанстат мәгълүматларында белдерелә.

2024 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча республикада үлүчеләр саны 37,8 мең кешегә кадәр арткан. Бу бер ел элек шул ук чор белән чагыштырганда 6,6 процентка күбрәк.

Гаилә коручылар буенча статистикага килгәндә, 2024 елның 10 аенда Татарстанда 20,7 мең никах теркәлгән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,1 процентка кимрәк. Шул ук вакытта республикада аерылышулар саны кимеде. Әйтик, 2023 елның 10 аенда 12 мең пар аерылышкан булса, 2024 елның шул ук чорында аларның саны 11,1 мең ( -7,46 процент) булган.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев